Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машук әбей белән яңадан очраштык

2012 елда без, "Ностальгия" ансамбле коллективы, Чаллы шәһәрендә Питрау бәйрәмендә булып кайттык. Безнең чыгыштан соң, яныбызга ике хатын-кыз килде: берсе өлкән яшьтә - Машук әбей, ә икенчесе яшьрәк - аның кызы. Алар безгә бер кызганыч вакыйга турында сөйләделәр. Узган гасырның утызынчы еллары. Машук әбейнең әти-әнисен, яла ягып, басуда комбайнда эшләгән...

2012 елда без, "Ностальгия" ансамбле коллективы, Чаллы шәһәрендә Питрау бәйрәмендә булып кайттык. Безнең чыгыштан соң, яныбызга ике хатын-кыз килде: берсе өлкән яшьтә - Машук әбей, ә икенчесе яшьрәк - аның кызы. Алар безгә бер кызганыч вакыйга турында сөйләделәр.

Узган гасырның утызынчы еллары. Машук әбейнең әти-әнисен, яла ягып, басуда комбайнда эшләгән җирләреннән кулга алып, билгесез юнәлештә алып китәләр. Машук әбейгә ул вакытта ике яшь була, аннан кала тагын өч бала - аның абый-сеңелләре - бераз зуррак. Балалар барысы да әбиләре кулында кала. Алар әти-әниләреннән гомер эченә бер тапкыр хәбәр ала. Бу хат Магниторскидан, төзелеш комбинатыннан җибәрелгән була. "Монда безнең телдә сөйләшүче кешеләр дә бар, эш бик авыр, кайчан да булса бер кайтырга тырышырбыз",- дип яза әниләре. Әмма еллар үтсә дә, әти-әниләре кире кайтмый...

Питрауга Чиләбе өлкәсеннән дә артистлар киләчәген белеп алган Машук әбей, кызыннан үзен Чаллыга алып баруларын сораган. Шунда очрашканнан соң : "Әти белән әнине күрергә шундый хыялланган идем, язмыш безне күрештермәде. Бүген сезне күреп, җырларыгызны тыңлаганнан соң, алар белән очрашкан күк булдым. Хәзер үлсәм дә куркыныч түгел. Күчтәнәчләр алып, махсус сезнең янга килдем",- диде Машук әбей.

Кызганыч, ашыгудан Машук әбейнең фамилиясен дә, каян килгәнен дә сорарга җитешми калган идек. Ләкин "Туганайлар" газетасы аша эзләп таптык без аны.

Менә өч елдан соң, "Керәшеннәр җыру әйтә" фестивалендә Машук әбей белән яңадан очрашырга язган икән.

2012 елда ярты сәгать кенә аралашкан булсак та, без якын кешеләргә әверелдек. Машук әбей сөйләгән вакыйга безнең күңелләргә үтеп кереп, йөрәкләрдә уелып калды. Мондый хәлләр аның язмышында күп булган. Авыр тормышка карамастан, Аллага шөкер, Машук әбей сау-сәламәт, аңа 87 яшь. Күңеле шат, йөрәге ярату белән тулы аның. "Шушы олы яшегездә концертка ничек килдегез?"- дип сорагач, "Ничек итеп сезне күрми калыйм. Сез бит минем әти-әни гомерлеккә ятып калган туфрактан. Үзем исән булганда, көньяк Урал кешеләре, бигрәк тә нагайбаклар белән очрашуны түземсезлек белән көтәрмен."- диде ул, һәм тагын килергә чакырды.

Менә шундый хәлләр, очрашулар булды безнең белән Чаллы фестивалендә. Бер күрешү - бер гомер, ди безнең халык. Озак яшә әле, Машук әбей!

Анна Артемьева, Чиләбе өлкәсе, Кассель авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев