Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марсель Смирнов: Авыл җирендә яшәгәч, техниканы да, терлекчелекне дә белергә кирәк

Ул хуҗалыкта гына түгел, районда да алдынгы урыннарны бирми

Вахитов исемендәге хуҗалыкның Югары Чура авылы янындагы басуларын иңләп йөргән куәтле Кейс тракторы ераклардан ук күзгә ташланды. Тимер атны иярләгән механизатор Марсель Смирновның туфракны тирәнтен эшкәрткән чагы иде. Ул үзе Янил авылыннан икән. Кукмара аграр көллияте, ягъни элеккеге 78нче урта һөнәри-техник училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән, аннан соң Әтнә техникумында зооинженер белгечлеге буенча укыган. Авыл җирендә яшәгәч, техниканы да, терлекчелекне дә белергә кирәк, диде ул.

«Техникумны тәмамлаганнан соң, ике ел тирәсе Вахитов исемендәге хуҗалыкта ветеринария табибы булып эшләп алдым. Аннан соң Кукмара аграр көллиятендә  производствога өйрәтү мастеры булып хезмәт куйдым. Яшь вакытта эш урынын алмаштыру – нормаль күренеш, дип уйлыйм. Чөнки эзләнергә, күңелеңә якын хезмәтне табарга кирәк. Әлеге уку йортында унөч ел вакыт узып та китте. Өч ел тирәсе элек яңадан Вахитов исемендәге хуҗалыкка кайттым», - диде әңгәмәдәшем.

«Нишләп укыту эшеннән китеп, тракторга утырырга булдыгыз?» – дип кызыксынгач, ул бер генә җөмлә белән: «Тыныч хезмәт, кәгазь, документ эше белән утырасы юк», - дип җавап бирде. Әйе, бүгенге заман укытучысының күп вакыты кәгазь өеме арасында казынып үтә шул.

«Бирегә эшкә килгәннән бирле шушы куәтле техниканы иярлим. Ул яңа түгел, ялгышмасам, 2007 елгы, әмма чит илнеке – чит илнеке инде, тиз генә бирешә торганнардан түгел, бөтен уңайлыклары да бар. Кабинада тавыш юк, климат-контроль, музыка тыңлап утыр да йөр. Техникага Глонасс, навигация системасы көйләнгән, экранда бөтен мәгълүмат күренеп тора. Бу бигрәк тә чәчү вакытында кирәк», - диде механизатор, тимер атын мактап.

Марсельнең исеме райондашларга яхшы таныш. Ул хуҗалыкта гына түгел, районда да механизаторлар арасында алдынгы  урыннарны бирми.  Язын, көзен чәчүдә катнаша, җир эшкәртә, ә кышын техника ремонтлый. Механизаторның эше таң белән башлана, кызу кыр эшләре вакытында иртәнге сәгать алты тулганчы ук басуда булырга һәм караңгы төшкәч кенә әйләнеп кайтырга туры килә.

Аның тормыш иптәше Гөлназ Кукмара аграр көллиятендә пешекче булып хезмәт куя икән. Алар бергәләп өч кыз тәрбияләп үстерә. Марсель волейболчы да әле. Мәктәп елларыннан ук әлеге спорт төре белән кызыксына. Кукмара, Казанның җыелма яшьләр командалары составында уйнаган.


Чыганак

 

 

Вахитов исемендәге хуҗалыкның Югары Чура авылы янындагы басуларын иңләп йөргән куәтле Кейс тракторы ераклардан ук күзгә ташланды. Тимер атны иярләгән механизатор Марсель Смирновның туфракны тирәнтен эшкәрткән чагы иде. Ул үзе Янил авылыннан икән. Кукмара аграр көллияте, ягъни элеккеге 78нче урта һөнәри-техник училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән, аннан соң Әтнә техникумында зооинженер белгечлеге буенча укыган. Авыл җирендә яшәгәч, техниканы да, терлекчелекне дә белергә кирәк, диде ул.

«Техникумны тәмамлаганнан соң, ике ел тирәсе Вахитов исемендәге хуҗалыкта ветеринария табибы булып эшләп алдым. Аннан соң Кукмара аграр көллиятендә  производствога өйрәтү мастеры булып хезмәт куйдым. Яшь вакытта эш урынын алмаштыру – нормаль күренеш, дип уйлыйм. Чөнки эзләнергә, күңелеңә якын хезмәтне табарга кирәк. Әлеге уку йортында унөч ел вакыт узып та китте. Өч ел тирәсе элек яңадан Вахитов исемендәге хуҗалыкка кайттым», - диде әңгәмәдәшем.

«Нишләп укыту эшеннән китеп, тракторга утырырга булдыгыз?» – дип кызыксынгач, ул бер генә җөмлә белән: «Тыныч хезмәт, кәгазь, документ эше белән утырасы юк», - дип җавап бирде. Әйе, бүгенге заман укытучысының күп вакыты кәгазь өеме арасында казынып үтә шул.

«Бирегә эшкә килгәннән бирле шушы куәтле техниканы иярлим. Ул яңа түгел, ялгышмасам, 2007 елгы, әмма чит илнеке – чит илнеке инде, тиз генә бирешә торганнардан түгел, бөтен уңайлыклары да бар. Кабинада тавыш юк, климат-контроль, музыка тыңлап утыр да йөр. Техникага Глонасс, навигация системасы көйләнгән, экранда бөтен мәгълүмат күренеп тора. Бу бигрәк тә чәчү вакытында кирәк», - диде механизатор, тимер атын мактап. 

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/yanil-avylynnan-marsel-smirnov-avyl-irend-yashgch-tekhnikany-da-terlekchelekne-d-belerg-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев