Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Карпова: вокзалда кунган чакларым да булды

Марина — чит илдән гастроль турларыннан кайтып кермәгән «Пятницкий» хоры солисткасы булып 8 ел эшләгән артист

— Мин укырга кергәннән соң әнием: «И ялвардым, и ялвардым Аллага сиңа тел ачкычлары бирсен, җиңел итеп укырга керә алсаң иде, дип. Менә керүен дә кердең, хәзер ни йөрәк белән шул шәһәргә чыгарып җибәрим инде мин сине?!» — дигән иде. Әни йөрәге өзгәләнгәндер өзгәләнүен, әмма әти белән әнием мине һәр башлангычымда канатландырып, ярдәм итеп торучыларым була белде. Укырга керергә җыенуымны белгәч тә шул хәл булды — сер бирмәделәр, без сиңа тулаем ышанабыз, дип чыгарып кына җибәрделәр.

— Питерда уку шундук ошады да инде?

— Ошады ошавын да соң… — Соң? (Көлешәбез)

 — Питерда укый башлауга миңа Пятницкий хорының концертына барырга бәхет елмайды. Һәм шунда аңладым да — минем менә нәкъ шушындый йөз еллык тарихы булган легендар коллективта эшлисем килә. Менә тач минеке иде ул! Шул хыялымны йотып җибәреп кайттым мин ул концерттан. Аннан, Питерда укып йөргән чакта, тулай торактагы кызлар белән метро янында флайерлар тарата башладык. Шул чакта тырышып эшләгәнбездер, күрәсең, хезмәт бирүчебез безгә, бонус буларак, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән музыкаль коллективлар чыгышыннан торган концертка билетлар бирде.

— Моның ахырын тыңлап бетерү генә үзе бер адреналин булырга охшап тора!

— Язмыш кулы да уйнагандыр — мин кабат кинәнеп Пятницкий хоры чыгышын карап утырдым, соңрак сәнгать җитәкчеләренең йөз-кыяфәтенең нинди булуын да мыекка чорнадым бит инде. Концерт бетте. Гардеробта иптәш кызлар белән пәлтәләрне алабыз. Шунда минем белән нидер булды. Тиз генә пәлтәне иптәш кызга тоттырдым, атыла-бәрелә сәхнә артына кереп киттем. Сәнгать җитәкчесе янына исәнләшеп килеп бастым да: «Минем сезнең коллективта эшлисем килә!» — дидем. Андый эшлисе килгәннәр монда ярты Рәсәй, дип коры гына җавап кайтардылар да, директор номерын тоттырып кайтарып җибәрделәр. Янәсе, сайлап алу турлары булса, сезне истә тотарбыз.

Сәхнә

— Мин укырга кергәннән соң әнием: «И ялвардым, и ялвардым Аллага сиңа тел ачкычлары бирсен, җиңел итеп укырга керә алсаң иде, дип. Менә керүен дә кердең, хәзер ни йөрәк белән шул шәһәргә чыгарып җибәрим инде мин сине?!» — дигән иде. Әни йөрәге өзгәләнгәндер өзгәләнүен, әмма әти белән әнием мине һәр башлангычымда канатландырып, ярдәм итеп торучыларым була белде. Укырга керергә җыенуымны белгәч тә шул хәл булды — сер бирмәделәр, без сиңа тулаем ышанабыз, дип чыгарып кына җибәрделәр. — Питерда уку шундук ошады да инде? — Ошады ошавын да соң… — Соң? (Көлешәбез). — Питерда укый башлауга миңа Пятницкий хорының концертына барырга бәхет елмайды. Һәм шунда аңладым да — минем менә нәкъ шушындый йөз еллык тарихы булган легендар коллективта эшлисем килә. Менә тач минеке иде ул! Шул хыялымны йотып җибәреп кайттым мин ул концерттан. Аннан, Питерда укып йөргән чакта, тулай торактагы кызлар белән метро янында флайерлар тарата башладык. Шул чакта тырышып эшләгәнбездер, күрәсең, хезмәт бирүчебез безгә, бонус буларак, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән музыкаль коллективлар чыгышыннан торган концертка билетлар бирде. — Моның ахырын тыңлап бетерү генә үзе бер адреналин булырга охшап тора! — Язмыш кулы да уйнагандыр — мин кабат кинәнеп Пятницкий хоры чыгышын карап утырдым, соңрак сәнгать җитәкчеләренең йөз-кыяфәтенең нинди булуын да мыекка чорнадым бит инде. Концерт бетте. Гардеробта иптәш кызлар белән пәлтәләрне алабыз. Шунда минем белән нидер булды. Тиз генә пәлтәне иптәш кызга тоттырдым, атыла-бәрелә сәхнә артына кереп киттем. Сәнгать җитәкчесе янына исәнләшеп килеп бастым да: «Минем сезнең коллективта эшлисем килә!» — дидем. Андый эшлисе килгәннәр монда ярты Рәсәй, дип коры гына җавап кайтардылар да, директор номерын тоттырып кайтарып җибәрделәр. Янәсе, сайлап алу турлары булса, сезне истәтотарбыз.
Тулырак: http://sahne.ru/index.php/blog/blogs/z-yulymny-zem-saldym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев