Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта керәшен фестивале: фольклор ансамбльләр борынгы йолалар күрсәтте - фото, видео

Беренче тапкыр оештырылган фестиваль районда иҗат итүче фольклор ансамбльләренең барысын да диярлек бер сәхнәгә җыйды

16 май көнне Мамадыш район мәдәният йортында “Җаңгырасын безнең җырулар” дип аталган җола фестивале узды. Фестивальдә керәшеннәрнең борынгы матур йолаларын һәм түгәрәк уеннарын  сәхнәләштерделәр. Мамадыш районында барлыгы 12 керәшен фольклор ансамбле бар. Шуларның икесе балалар – Дүсмәт авылыннан “Тәңкәләр” һәм Мамадыштан “Карендәшләр” ансамбльләре. Араларында Мамадыштан “Урагай” һәм Дүсмәттән “Җиңгәчәйләр” коллективлары кебек танылган халык фольклор ансамбльләре дә, шулай ук, Комазан башы авылыннан күптән түгел генә яңарыш кичереп, оешып киткән “Карендәшләр” дә бар иде. Аларның барысы да халкыбызның онытыла барган йолаларын барлап, тамашачыга күрсәтте. Керәшеннәрнең бай мәдәни мирасы, фольклоры, халык авыз иҗаты тагын бер тапкыр соклану хисләре уятты.  

Шулай итеп, Комазан башы авылыннан “Карендәшләр” ансамбле – “Түгәрәк уен”ны, Берсут һәм Албай авылларыннан “Кәсилә” һәм “Албай”  ансамбльләре –  “Кыз ярәшү”, Колышчыдан “Покрау” ансамбле –  “Бәби ашы” йолаларын, Владимир авылыннан “Талир тәңкә” ансамбле – “Олы көн” бәйрәмен, Мамадыштан “Карендәшләр” балалар ансамбле – “Әбиемдә кунакта” күренешен, Дүсмәттән “Җиңгәчәйләр” ансамбле –  “Покрау бәйрәме”н, Җөри авылыннан “Көмеш тәңкә” ансамбле –  “Җөзек салу” йоласын, Дүсмәттән “Тәңкәләр” балалар ансамбле җырлы-уен күренешен, “Урагай” ансамбле – “Кияү мунчасы” йоласын, Шәдче төбәгеннән “Туганайлар” ансамбле җырлы-биюле уенны күрсәтте.

Шулай ук, фестивальдә мамадышлылар 17 июль көнне Җөри авылында уздырылачак республикакүләм “Кряшен чибяре” конкурсында катнашачак 3 чибәр кызны да тәкъдим итте. Болар – Албай авылы кызы Оксана Фёдорова, Владимирдан Елена Кириллова, Шәдче Башы авылыннан Алена Евдокимова. Фестивальгә Менделеевск районынның Сәйтәк авылы фольклор ансамбле солистлары да килгән иде. Алар “Кряшен чибяре” конкурсында көч сынашачак кызларын – Ксюша Александрованы тәкъдим иттеләр.

Оештыручылар “Җаңгырасын безнең җырулар” фестиваленең гомере озын булачагына ышаналар. Мамадышлылар аны киләчәктә республикакүләм фестиваль итеп оешырырга планлаштыралар.

Әлеге фестивальне “Туганайлар” газетасы Инстаграм аккаунтында туры эфирда күрсәтте. Видеоязманы тәкъдим итәбез.

Фоторепортаж карагыз. 
Шулай ук, фестиваль турында тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев