Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадышта ике көнлек семинар

25-26 февральләрдә беренче керәшен священнигы, педагог, Үзәк керәшен-татар школы җитәкчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан, Мамадышта "Авыл мәдәни-ял учреждениеләренең хәзерге шартларда керәшеннәрнең мәдәниятен саклап калу өстендә эшчәнлеге: проблемалар һәм перспективалар" темасына фәнни-методик семинар узачак.

Ике көнлек зур чараны Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Мамадыш муниципаль районы мәдәният бүлеге оештыра.

25 февральдә район Мамадыш мәдәният йортында галим Геннадий Макаров "Керәшеннәрнең фольклор мирасы, аны саклап калу механизмнары" темасы белән чыгыш ясаячак. Керәшен биюләре һәм җырлары буенча мастер-класслар узуы көтелә. Ә инде 26 сы көнне катнашучылар Комазан башы һәм Дүсмәт авылларына чыгып, борынгы керәшен йолалары белән танышачак.

Семинарда катнашырга бөтен республикадан 150 гә якын кеше гариза җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев