Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Максимовтан - яңа китап

Узган ел ахырында карендәшебез, танылган тел галиме Николай Валентинович Максимовның "Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе" дигән татар һәм рус телләрендә язылган китабы чыкты.

"Без хезмәтебездә, татар теле укытучысына, укучыга, татар телен өйрәнүчеләргә кабул итү, хәтерендә калдыру һәм эшләү өчен уңайрак булсын дип, үрнәк сөйләм калыпларын таблицалар рәвешендә бирергә булдык, алар ярдәмендә татарча сөйләм теленә өйрәтү технологиясен тәкъдим иттек.

Без төзегән кулланмада телгә өйрәнүче өчен көндәлек тормышта аралашуда иң еш кулланыла торган темаларга нигезләнеп төзелгән микро- һәм макротекст оештыру калыплары тәкъдим ителә, - ди китап авторы Николай Максимов. - Бу - рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, урта махсус белем бирү йортлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен татар теленә өйрәнү, аларда эшләүче укытучылар өчен татар теленә өйрәтү, теләүчеләр өчен үзлегеннән татар теленә өйрәнү әсбабы.

Тәкъдим ителгән технологияне милли мәктәпләрдә эшләүче рус теле укытучылары, гомуми белем бирүче урта мәктәпләрдә, югары уку йортларында инглиз, немец, француз, гарәп һәм башка телләрне укытучылар да үз эшендә уңышлы файдалана ала".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев