Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Белоусова: "Онлайн-Питрау бәйрәмен 360 меңнән артык кеше карады"

Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең утырышында милли бәйрәмнәр турында сөйләштеләр

25 август көнне Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы булды. Анда Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы члены Людмила Белоусова да катнашты.

Утырышта татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу, санитар-эпидемиологик хәл шартларында Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен һәм башка этномәдәни чараларны үткәрү, “Татарстан Республикасында рус традицион мәдәнияте” проектын тормышка ашыру, “Төркиләр алтыны” V Бөтенроссия яшьләр форумын үткәрүгә әзерлек, пандемия вакытында мохтаҗларга ярдәм күрсәтү чараларында милли-мәдәни берләшмәләрнең катнашуы һәм башка мәсьәләләр каралды.

Людмила Белоусова пандемия аркасында онлайн уздырылган “Питрау” республика керәшен мәдәнияте бәйрәмен оештыру үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. “Онлайн Питрау”, быел уздырылган бүтән милли бәйрәмнәр белән чагыштырганда, интернетта иң күп каралган бәйрәм булды. Аның тамашачылары һәм катнашучылары 360 меңнән артып китте. “Питрау атнасында, коллегаларыбыз һәм партнерларыбыз белән берлектә, 57 чара үткәрелде. Алар, үз эченә, бәйрәмнең тарихына, традицияләренә багышланган һәм, шулай ук, Татарстанның төрле керәшен авылларыннан килгән видеоматериалларны алды. Питрау бәйрәменең үзенчәлекләрен, йолаларын җентекләп күрсәтергә тырыштык. Барлык чаралар да социаль челтәрләрдә, күбесенчә, туры эфирда трансляцияләнде. Мамадыш, Зәй, Чистай, Кукмара, Менделеевск, Питрәч районнары һәм Түбән Кама шәһәре керәшеннәренең иҗади программалары бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды”, - дип сөйләде Людмила Белоусова.

Бәйрәмгә бөтен республиканың кушылуын, Питрау тамашачыларының һәм катнашучыларының беренче тапкыр Россия төбәкләреннән һәм, хәтта, чит илләрдән яшәүчеләр булуын ассызыклады Людмила Белоусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев