Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар: Җаратам бу газиз керәшен ырыумның шундый галәми рәхәт булуын

Кичә Җырчы Җәкәү җортында Татарстанның халык артисты Лена Бичаринаның юбилей кичәсе булды.

Кичәгә җырчының иҗатташ дуслары, укучылары җыелган иде. Г. Кариев исемендәге  яшь тамашачы театры директоры Луиза Янсуар үзенең инстаграм аккаунтында кичәдән алган хис-кичерешләре белән бүлешкән.

"Балачагымда әбием "Бичарина" дигән исемне гаҗәеп бер соклану белән әйтә иде. Ә аннары мин аны ишеттем дә таң калдым...

16 яшемдә Казанга килгәч, Рәдиф абыйның (Гаташ) әле ул чактагы кассеталы магнитофонга куеп уйнаткан кассеталарының берсе ул булды. "Ничек син, яшь бала, Бичарина җыруларын беләсең?!" - дип тирән гаҗәпләнүе хәтердә...

Беләм генә түгел, бөтен күзәнәкләремә сеңдереп үстем мин Сезнең Җыруларны, Лена түти! Бүген кичәдә көлдем дә, җыладым да, җырладым да... ә иң кадерлесе - ГОРУРЛЫК ТОЙГЫСЫ белән мөлдерәмә тулып утырдым.

ҖАРАТАМ БУ ГАЗИЗ КЕРӘШЕН ЫРУЫМНЫҢ ШУНДЫЙ ГАЛӘМИ РӘХӘТ БУЛУЫН... ӘКИЯТ СЕЗ!"-дип язган Лиуза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев