Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Купи чишмәсенә тамга-билге урнаштырылды

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көнгә туры китереп, Сарман районының Наратасты авылындагы Купи чишмәсенә тамга-билге урнаштырылды

“Купи чишмәсе” дигән язу – Сарман ягыннан кыр юлы аша килгәндә, уң яктагы наратлыкны чыгып җиткән  урында.  Сиксән өч яшендә арабыздан китеп барган    Прокофий (Купи) Карповның Зәйдә яшәүче кызы Катя белән кияве Геннадий ясатып алып кайткан бу язу-билгене, Купи дәдәйнең улы Михаил, кияве Алексей, кода-кодачалары, туганнары җыйнаулашып, чишмәгә төшә торган урынга кагып куйдылар. Әлеге олы вакыйгада Купи дәдәй белән алты бала тәрбияләп үстергән, бергә алты дистә елга якын гомер кичергән, аны соңгы көннәренә кадәр сабый баладай кадерләп караган карчыгы Татый түти дә катнашты.

Үзенең йөгерек салкын суы белән, ничәмә-ничә еллар буе авыл халкын тәэмин итеп торган чишмәгә Купи исеме бирелүнең үз сәбәбе бар.  1933 елда туган Прокофий Карпов, әле үз балалары бәләкәй чагында ук, тау астыннан ургыган бу чишмәне табып, чистартып һәм карап тора. Ул олыгая төшкәч, аның бу игелекле эшен улы Михаил дәвам иттерә. Михаилга ярдәмгә, төпчек сеңелләре Иринаның ире Алексей һәм башкалар да килә. Туганнарның уртак көче белән, соңгы берничә елда бу чишмәгә тимер улаклар көйләнеп, чишмә өсте түбә белән капланды. Янәшәсендә миләш куаклары үсеп утырган чишмә янында, узган елны бик матур итеп беседка да ясап куйды алар.

Бу авылга юлы төшүчеләр дә, бирегә җиләк һәм гөмбә җыярга, Игәнә елгасына балык тотарга килүчеләр дә Купи чишмәсенә тукталмыйча, аның көмеш суыннан авыз итмичә китмәсләрдер, мөгаен...

Фирая Моратова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик игелекле эш, эйбэт булган