Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районы башлыгы сугыш ветераннары белән очрашты

Бөек Җиңү көне уңаеннан өлкәннәргә күчтәнәчләр тапшырылды


Район башлыгы Сергей Димитриев, район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов, район хәрби комиссары Равил Гафиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар бүген Кукмара районының Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күчтәнәч - азык-төлек җыелмалары тапшырды.  

Моннан 76 ел элек районыбыздан 18 мең ир-егет һәм хатын-кыз туган илебезне дошман илбасарларыннан азат итү өчен яу кырына китә. 10 меңе чит җирләрдә мәңгелеккә башын сала.

Бөек Җиңүнең тәүге язын нибары 11 ветеран райондашыбыз каршы ала. Алар арасында иң өлкәне – Лельвиж авылында кызының гаиләсе белән яшәүче Васильев Иван Павлович. Иван абыйга киләсе елга 100 яшь тула. Солдат шинеле киеп, кулына корал алып дошманнарга каршы күтәрелгән хатын-кызларыбыз да берәү генә калды инде. 98нче яше белән баручы Хәтирә апа Салихова тормыш иптәше, ветеран Мөбарәкҗан абый белән Өлге авылында яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев