Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре” конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

“Кряшен чибяре” республикакүләм матурлык һәм талант конкурсының җиңүчесе 15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәмендә билгеле булачак.

“Кряшен Чибяре” конкурсың максаты – керәшен этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрне үз телебездә аралаштыру; керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру; матурлык, талант, акыл һәм миллилек сыйфатлары аша керәшен кызы образын булдыру.

Конкурс республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.

“Кряшен Чибяре” конкурсында, гаилә хәленә бәйсез рәвештә,  туган телдә яхшы сөйләшә алган 18-28 яшьлек керәшен кызлары катнаша. Конкурсанткалар керәшен милли киеменнән булырга тиешләр. Конкурс 8 сынаудан торачак.

 Конкурсның йомгаклау этабы 15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2023”-“Кряшен чибяре” мәйданында булачак.

Конкурска нәтиҗә ясалып, “Кряшен Чибяре” титулына ия булучылар игълан ителәчәк.

Аларның берсе – Татарстан күләмендәге “Кряшен Чибяре”, ә икенчесе – Мамадыш муниципаль районының “Кряшен Чибяре”. Аларның икесенә дә күчмә таҗ-корона, җиңүче дипломы һәм бүләк тапшырылачак. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, бүләк көтә. Башка номинацияләрдә җиңгән конкурсантларга да диплом һәм махсус бүләкләр биреләчәк.

Соңыннан “Кряшен Чибяре” конкурсы гимны башкарылачак.

Конкурста катнашу өчен заявканы 1 июньгә кадәр кабул итәләр. 

Гариза бирү һәм сораулар буенча +79274322430 номерына ватсапка язарга кирәк.
Конкурс буенча хәбәрләрне безнең сайттан күзәтеп барыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев