Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Концлагерьга озатылган священник Игнатий Месеев

Җырчы Җәкәү йортында Бондюг керәшеннәре айлыгы бара

Священник Игнатий Федорович Месеев 1873 елның 15 декабрендә Нократ губернасының Алабуга өязенең Сәйтәк авылында туа. 16 декабрь Тын тау авылының Богоявление чиркәвендә чукындырыла.

Игнатий Месеев Бөрешле грамоталылык мәктәбендә, аннан Байтуган авылында укытучы булып эшли. 28 октябрьдән Сарапул өязенең Кече Пурга авылында псаломчы була. 1909 елның 30 гыйнварында шул ук өязнең Булай Зюмья авылы чиркәвенә күчә. 1912 елның 5 июнендә Алабуга өязенең Күрәк авылы чиркәвенә, ә 1915 елның 14 июлендә шул ук өязнең Үмәк авылы чиркәвенә күчерелә. Игнатий Месеевка 1916 елның 2 августына кадәр биләгән вазифасында калып, диакон саны билгеләнә, шуннан соң аның Алабуга өязенең Татар Чаллысы авылындагы Изге Троицк чиркәвенә күчүе башлана.

1919 елның 24 августында Сарапул Троицк чиркәвендә диакон Игнатий Месеев Сарапул епискобы Алексей (Кузнецов) тарафыннан илаһи литургия вакытында священник санына билгеләнә һәм Алабуга өязенең Архангельское авылына җибәрелә.

1921 елда Алабуга районының Олы Ерыкса авылында урнашкан чиркәүгә священник итеп билгеләнә. 1930 елның 5 мартында Минзәлә өязенең Югары Юшады авылында кулга алына. 1930 елның 17 мартыннан кабул ителгән карар буенча: биш елга концлагерьга озатыла.

Игнатий Федорович Месеевның алдагы язмышы турында билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев