Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчыда Покрау бәйрәме гөрләп үтте

14 октябрь көнне Мамадыш районы Колышчы авылында беренче тапкыр Покрау бәйрәмен клубта зурлап үткәрделәр.

Бәйрәм хөрмәтенә әзерләнгән ризыктан өстәлләр сыгылып торырлык иде. Өстәл тирәли тезелеп утырган әбиләр, башта кунак булып, алар хөрмәтенә әзерләнгән концертны тыңладылар, покрау пирогларыннан авыз иттеләр. Аннары, яшь вакытларын искә төшереп, үзләре дә рәхәтләнеп биеделәр, бер-берләрен уздырып, "Подгорный"га такмак әйттеләр, җырлаштылар. Көтмәгәндә-уйламаганда, бәйрәмнәренә Казаннан зур кунаклар килеп төшүе - Колышчы өлкәннәре өчен икеләтә сөенечле булды. "Моңарчы телевизор аша гына белгән олы карендәшләребезнең үзләрен күреп аралашкач, җанга якын сүзләрен, теләкләрен ишеткәч, күңелләребездәге шатлык хисләре тагы да зурайды. Казан кунаклары - галим Геннадий Макаровка, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусовага, Казан керәшеннәре җитәкчесе Мария Семеновага, Колышчыга килеп, бәйрәмебезне күтәргәннәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә инде үзебезнең оештыручыларыбыз - Пелагея Чебышева, Раиса белән Борис Усачевлар, Валентина һәм Василий Максимовлар, Нина Трушева, Валентина Атуковалар турында ни дип әйтсәң дә аз булыр. Соңгы ике-өч ел эчендә, алар тырышлыгы аркасында, Колышчы авылына ямь керде, элеккеге бәйрәмнәребез киредән торгызылды. Барысы өчен дә зур рәхмәт аларга," - дип, күңелендәге сөенечләре белән бүлеште ветеран-пенсионер Нәсимә апа Апушева.
 
Бәйрәм турында тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укырга була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев