Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көн кадагында – милли кием

Казан шәһәрендә “Тарихи-мәдәни обьект буларак, мәгариф системасында халык костюмнарын өйрәнү” дип аталган түгәрәк өстәл узды

Әлеге чара Татарстан Республикасы  Мәгарифне үстерү институтында үтте. Түгәрәк өстәл артында узган сөйләшүдә керәшеннәрдән сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы,  Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров, Республика керәшен оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова да катнашты.

Республикадан җыелган укытучылар, галимнәр, модельерлар, балалар коллективлары җитәкчеләре, балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларга милли костюмнарыбыз турында нинди белемнәр бирергә кирәклеге турында фикер алышты. Шулай ук, традицион костюмнарны көндәлек тормышка кертеп җибәрү алымнары, сәхнәдә куллану, популярлаштыру эше турында да сөйләшүләр булды.

Керәшен киемнәренә аерым игътибар бирелде. Чарада Людмила Белоусова керәшен хатын-кызларының уникаль баш киеме булган түгәрәк җаулык белән таныштырды. 

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева татар, керәшен этник костюмнарының үзенчәлекләре турында сөйләде. Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле җитәкчесе Лилия Сәрвәрова сандыкта сакланган, этномузыкология факультеты студентлары экспедиция вакытында Тукай районыннан алып кайткан керәшен күлмәген тәкъдим итте.

“Әлеге очрашуда керәшеннәр өчен генә түгел, башка милләт кешеләре өчен дә, көн кадагында торган сораулар күтәрелде. Милли киемнәребезне саклау, кайтару, өйрәнү, өйрәтү кебек мәсьәләләр моңарчы, дистәләгән еллар буена, күтәрелми килгән. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә, этник киемнәрне дөрес итеп тегә белүчеләр әлегә бармак белән санарлык. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен этник костюмы буенча шундый ук сөйләшү уздырырга кирәк ”, - дип белдерде Людмила Белоусова.
 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев