Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күмәчләр, тәмле пируглар пешерүче Лиза

Язның беренче ае мартны, ир-ат халкы “гүзәл затлар” дип әйтергә яраткан хатын-кызлар белән чагыштыру дөрес булыр

Үзенең суыклары белән кыш әле бирешергә ашыкмаса да, март кояшы күңелләрне җылыта, яшәү дәрте, өмет уята. Хатын-кыз да шулай бит, ирләрнең дә җаннарын өметсезлек биләп алырдай сынау-киртәләрне җиңеп үтәр эчке бер көчкә, ныклыкка ия. Мөслим районының Яңа Усы авылы эшмәкәре, керәшен кызы Елизавета – шундый булдыклы, уңган хатыннарның берсе.

Бернигә карамыйча

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романовадан үз авылларындагы уңган хатын-кызлар турында сорагач, иң беренче итеп, Елизавета Низамованы (Пискунова) атады. “Елизавета Олеговна – авылның бердәнбер хатын-кыз эшмәкәре.  Аның белмәгән бер генә эше дә юктыр. Таң белән торып, ипи, күмәчләр пешерә, үзе рульдә килеш, тирә-юньдәге магазиннарны икмәк белән тәэмин итә. Усының терәге, барлык бәйрәмнәрдә дә матди ярдәм күрсәтә ул”, – дип мактап сөйләде җирлек башлыгы Галина Степановна.

Ә бит Лиза бәләкәй чагыннан ук артист булырга хыялланган. Җырларга, биергә, шигырь сөйләргә яраткан. Авылдагы урта мәктәптән соң, Яр Чаллы педагогия институтының математика-информатика факультетын тәмамлаган. Үз мәктәпләрендә һәм, шулай ук, ике елга якын шактый еракта урнашкан Әмәкәй  авылында да укучыларга информатика укытып йөргән. Кама политехника институтында укып, экономист-бухгалтер белгечлеге дә алган. Елизавета Татарстан финанс министрлыгы казначейлык департаментының Мөслимдәге җирле бүлегендә 17 ел белгеч булган. “Кайда нинди эш бар, бөтенесен эшләргә тырышып карадык”, – дип әйтүче Усы кызы Лиза хезмәт юлын кинәт кенә үзгәртүдән һич тә  куркып тормый.

Шул тәвәккәллеге аны үзе өчен гел дә таныш булмаган тармакка алып кереп китә. “Үз гомеремдә бер пирожки да пешереп караганым юк иде”, –  дип әйтүче Лиза, моннан биш ел элек, 36 яшендә авылда пекарня ача. Моңа авылдашлары Рафаэль Демидовның киңәше этәргеч бирә. Башта әле аның төпчек энесе Роман Усыда кибет сатып ала (бүгенге көндә анда үз әниләре сату итә). Авыл җирлеге башкарма комитетыннан җир сатып алып, Лиза да пекарня өчен тиз арада бина төзетә. Эшмәкәрләр эшчәнлеге, документация – болар аңа үз хезмәте буенча таныш була, шунлыктан рәсми кәгазь мәсьәләсе тиз арада хәл ителә.

Пекарня төзелеп бетүгә, авылдан өч хатынны ияртеп, районнарындагы Наратастына эш тәртибен өйрәнергә барып кайта. Андагы иптәш хатынының да үз пекарнясы булгач, киңәш-табыш итү ягыннан яхшы була.

“9 ноябрьдә беренче мәртәбә пирожки, пицца пешереп карадык. Башта әле камыр тиешенчә килеп чыкмыйча интектерде. Кондитер технологиясе буенча китаплар укый-укый өйрәндек. Элек, үзем пешермәгәндә, бер дә ипи аермый, кибеттә кешеләрнең ипи сайлауларына аптырый идем, – дип сөйли Лиза.

Пекарня “Усы күмәче”  дип аталса да, тәүлегенә йөз буханкадан артык ипи пешерелми, чөнки чыгымы артык зур. Мөслимнең үзендә дә пекарня тотучылар күп, Сарманнан, Чаллыдан да камыр ризыгы китерәләр. Шуңа да конкуренция дигәне бәяләр дилбегәсен кулдан ычкындыртмый. Пицца, өчпочмак, төрле җимеш пиругларын халык яратып ала икән. Пируг эчлеге – караҗимеш, күрәгә, шомырт, сырганак, киви, балан кебек җиләк-җимешләрдән. Ике катлы пиругның бәясе – 80, өч катлы итеп ясалганы – 90 сум. Пицца эчлегенә хәләл колбаса кушалар, чөнки ул татар авылларына да озатыла. 100 грамм  камырдан ясалган пиццаны 22 сумнан тапшыралар кибетләргә, ә анда азмы-күпме “наценка” өстиләр. Бәясен ишеткәч, пицца, тәмле пируглар төяп килер өчен генә дә урарлык Усы ягын дип уйлап куйдым.

“Усы күмәче” пекарнясында пешерелгән камыр ризыгын үз шоферлары районның унбишләп авылына илтә. Ә Керәшен Шураны кешеләре үзләре килеп алып китәләр. 14 ел руль әйләндерүче Елизавета, без шалтыраткан иртәдә Мөслимдәге 7 кибеткә үзе пируглар һ.б. илтеп кайтырга җитешкән иде инде.

 “Халык аш уздырганда гөбәдия, пиругларга да күпләп заказ бирә. Пасхага куличны бөтен районга пешерәбез. Бездән бүтән пешерүче юк. Төн йокламыйча, тәүлекләп эшлибез. Узган ел кулич өчен 1 мең савыт кайтарткан идек, җитеп бетмәде. Быел күбрәк әзерләрбез дип уйлыйм. Пасха вакытында марилар да, татарлар да кулич ала”, – дип сөйләде Лиза.

“Усы күмәче” пекарнясы сигез кешене эш белән тәэмин итү ягыннан да авыл өчен яхшы.

Авыл уртасындагы пекарня янында өч ел элек үз йортларын җиткерәләр.  Туалеты, мунчасы да эчтә, су да кергән. Өй белән пекарняның түбәләре тоташ итеп эшләнгән. 

“Әле үзем дә эшләп торгач, иш янына куш була, дигәндәй, тормыш алып барырга җитә, – дип сөйли Елизавета. –  Пекарняда җәй көне җайлырак, кайчагында студентлар алабыз. 16 яшьлек улым Ринат та пекарняда булыша. Ул бөтен эшнең рәтен белә. Мөслимдә лицейның унынчы классында укый. Уртанчы улым Нияз быел укырга керәчәк. Төпчеге Амелиягә август аенда бер яшь тула”.

Ныклы терәкләре

“Уң кулым – әни, сул кулым – әти, апайларым – һәр эштә терәк”, – ди Лиза үз гаиләсенең бердәмлеге белән горурланып. Әйтерлеге дә бар шул. Чит илләрдәге хатыннар шикелле, бала табуга ук Лиза да эшкә тотынган. Ике нәни оныкны карау өчен, декрет ялын башта – әтисе, аннан соң әнисе алган. Шулай ук, папасының тутасы Валентина Романова да ярдәменнән ташламый аларны. Бәләкәй кызын үстерү өчен генә бу юлы декретны Елизавета инде үзенә рәсмиләштергән...

Лизаның әтисе  Олег Романович Пискунов быел 65ен тутырачак.Ул күп еллар колхозда   механизатор, ферма мөдире, тегермәнче булып эшли. Мәктәп интернатында төнге няня була, пенсиягә дә шуннан чыга. Гаиләдәге олы бала Лиза әтисе яклап әбисе Аграфенаны да  хәтерли әле. Аның өендә һәрчак тәре почмагы торган... Әнисе Гөлсинә Дарвиновна – Актаныш ягы кызы, ул Усы мәктәбендә 40 елдан артык башлангыч классларны укыта. Сүз уңаеннан, Лиза үзенең беренче укытучысы, әнисенең дусты Любовь Спиридоновага укуга мәхәббәт уятканы өчен рәхмәтле.

 Үзеннән ике яшь кече энесе Алексейның хатыны Гөлназ исемле, әнисе яклап, ул да Усы кызы. Аларның ике балалары бар: Карина, Арсений. Ветеринар белгечлеге алган Василий да, үзеннән дүрт яшькә олырак дәдәе Алексей кебек үк, Чаллыда яши. Ә шулай да күп вакытын Усыда уздыра, ул биредә терлекчелек белән шөгыльләнә. Хатыны Руфия белән уллары Иванны  (карт бабайлары шул исемдә булган) үстерәләр. Лизадан ун яшькә бәләкәйрәк энесе Артем Пискунов – җырчы, Казанда яши, үз гаиләсе, Әскәр исемле улы бар. 28 яшьлек төпчек энеләре Роман Мөслимдә тора. Хатыны, Усы кызы Алиса белән ике бала үстерәләр: Мирослава, Мая. Сәүдә-технология техникумын тәмамлаган Романның туган авылында кибет ачканын алдарак язган идек.

Лизаның бертуганнарын, аларның хатыннарын һәм балаларын исемләп язуның сере гади генә – Пискуновлар гаиләсендә кызларының, улларының профессия сайлаулары гына түгел, ә тормышта кемне пар итүләре дә үз ирекләрендә булган. Кайсысы – үз керәшенен, ә кайсыларыдыр татарны яр итсәләр дә, үз балаларына  керәшен исеме куйганнар. Димәк, Пискуновлар нәселендә чын керәшеннәр үсәр, дип әйтергә җирлек бар...  

 “Диннәрне дә, бәйрәмнәрне дә аермыйбыз, гаиләдә татарлар да, руслар да бар.  Кемнең нинди дин тотуы – үзендә. Ходайга нык ышанам мин. Өемдә, йокы бүлмәсендә икона тора.  Көн җылыткач, Амелияне Шуганга алып барып чумылдырырга уйлыйбыз. Олы улым Ринат Түбән Кама чиркәвенә барып, үзе чумылды, – дип сөйли Лиза – Өй салгач, батюшка чакырып, аны аруландырдык. Папа батюшканың благословениесен алып, атна саен авыл чиркәвенә чаң кагарга йөри. Ул үзе чумылды да, чиркәү салгач, шунда йөри башлады. Батюшкаларны каршы алып, атна саен службада була. Улым Ринат та бабасына ияреп чиркәүгә йөри, аңа да чаң кагарга ярый”.

Балалары белән елга бер мәртәбә Египет, Төркия кебек чит илләргә ялга баручы, йорты янындагы бакчада җиләк,  гортензия һәм розалар үстерүче Лизаның тагын егерме елдан үз тормышын ничегрәк күз алдына китерүен сорадым. “Балалар бераз аякка басар. Ул вакытка инде оныклар да булырга мөмкин... Җан тынычлыгы белән җитеш дөньяда яшисе килә. Балаларым, әти-әниләр, туганнарым исән-сау булса иде. Тормышның бөтен мәгънәсе – балаларыңның эшчән, тырыш, тәртипле һәм акыллы булуында. Үзебезне, биш бертуганны бергә җыеп торучы мама белән папа әле карт әби һәм карт бабай булганчы яшәсеннәр иде”, –  дип, озаклап уйлап тормыйча, тезеп китте Елизавета.

Һәрбер хатын-кызның, һәр ананың күңелендә йөргән теләкләрен җиткерүче Елизаветага, бүгенге көндә өч балалы гаиләсен ирләрчә ныклык белән алып баручы бу керәшен хатынына, әйдәгез әле, барыбыз бергә, язның беренче чәчкәләредәй матур көннәр, үзе хыялланган якты киләчәк телик...

 

Фирая МОРАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев