Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Клара апа әлифбасы

18 мартта яраткан шагыйрәбез, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатовага 80 яшь тула! Шул уңайдан, каләмдәше Ринат Архипов балаларга аның иҗатына багышлап язылган "Әлифба" тәкъдим итә. А Апалар күп булса әйбәт, Бәхетлерәк булабыз. Бусы - Сарман якларыннан: Анда туган, шунда үскән Зур шагыйрә апабыз! Ә Әлмәтне яшьтән үз итте, Иҗат юлы...

18 мартта яраткан шагыйрәбез, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатовага 80 яшь тула! Шул уңайдан, каләмдәше Ринат Архипов балаларга аның иҗатына багышлап язылган "Әлифба" тәкъдим итә.

А

Апалар күп булса әйбәт,

Бәхетлерәк булабыз.

Бусы - Сарман якларыннан:

Анда туган, шунда үскән

Зур шагыйрә апабыз!

Ә

Әлмәтне яшьтән үз итте,

Иҗат юлы башланды -

"Ялкын", "Азат хатын",

Гәзитләрдә шигырьләре

Еш күренә башлады.

Б

Булатова Клара апаны

Укыйк әле берләшеп,

"Марс китабы" хакында

Алыйк әле серләшеп.

В

Вакытны әрәм итмичә,

Әйдәгез хәзер бергә

Китапларын укыйк инде -

Күңел тарта шигырьгә!

Г

Гамил абый аптырады,

Кабынмый машинасы.

Аны тракторга тагып

Авылны өч урап чыкты.

Тагын ничә урыйсы?!

Менә Марс кереп утырды,

Рулен болай-тегеләй борды.

Аннан...мотор терелде.

Ә абыйсы шатлыгыннан:

- Вәт егет син, Марс! - диде.

Д

"Диңгез суы нигә тозлы?

Су тозны кайдан алган?"

Күп китап укы - белерсең!

Беркайчан җавап биралмас

Сорауга надан калган.

Е

"Ерак мыни ул кибет,

Марс - бик уңган егет".

Шикәр аласы урынга,

Бер басасын биш атлап,

Сөенә-сөенә ул ни

Алып кайткан кочаклап?

Плюш аюны ошаткан,

Аны алып та кайткан!

Ё

Ё хәрефенә бар бер сүз,

Һәркемгә билгеле ул.

Елына бер куллансак та,

Хәреф белән таныш бул.

Ж

Жәлләп куйды Кыш бабайны

Кичә Марс: "Ул ара,

Капчыгы зур, шуңа күрә

Ул әкрен генә бара.

Утырмый машинага,

Булса да ап-ак Ага.

Аны бар дип тә белми -

Бензин, май исен сөйми.

Бүтән тәрбия алган-

Заманнан артта калган!

Җ

"Җир кояшсыз кала, - ди,-

Кояш янып бара!- ди.

Сүндер тизрәк, әти",- ди.

Марс әле кечкенә,

Аңа бары...өч кенә!

З

Зоопаркта бер маймыл

"Өйрәткән", ди, баласын.

Ни өченме?

Гел шул инде -

Тыңламаган анасын.

Өйрәтмиләр зерәгә,

Кайчагын маймылланганда

Марска да эләгә.

И

Ишегалды, бөтен урам

Яңгыр яуса чылана,

Җир чылангач, уйнаганда

Өс-кием дә пычрана.

Яңгыр яуганга бабай

Куана тик...Ник алай?

Й

Йәле, син әйтеп кара,

Буран буламы кара?

"Кара буран" котырганда

Урамга чыгып кара!

К

"Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә".

Бердәнбер мин. Булышырга

Кала инде...үземә.

Кер юышам, җыештырам,

Ипигә дә йөгерәм,

Кибеттән сөт тә апкайтам -

Барсына да өлгерәм!

Л

Ленарның бар энесе,

Илдарның бар сеңлесе.

Ни хәл инде итәсе -

Марсның юк иптәше...

Тик бер көнне таптылар,

Өйгә дә апкайттылар.

Курка икән тычканнан,

Иптәш мени ул аннан?

Әле дәү үсәсе бар,

Тычканны шулчак тотар!

М

Март башында табигатьтә

Үзгәрешләр юк, диләр...

Булмас сиңа! Шигырь укы,

Белерсең күп әйберләр.

Н

Нигә Айрат боеккан?

Зилә яңа җыр откан,

Яраннар чәчәк аткан,

Кибеткә кәнфит кайткан...

Моның сере билгеле:

Айрат алган..."икеле"!

Ң

"Әни! Казның бәрәне күп,

Сарыкныкы - бер генә!".

Бу Марс сүзләрендә

Кара "Ң" хәрефенә.

Сүзнең ахырында ул,

Уртада да очрый. Шул!

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев