Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КҮК ӨСТЕНДӘ КОТКАРУЧЫ

Күк өстендә - Коткаручы, Бар гаделләрне җаклаучы, Бар гаделләрне җаклаучы, Караңгыны җөгәннәүче. Изге кала Вифлейемдә Христос Күк Патшасы туды; Аны патшалар таныды, Алла Улы, дип инәлде. Туым көнен таныйбыз, дип, Җондызчылар бүләк бирде; Бар пәриштәләр җырлады, Ходай Алланы даннады. Г.МАКАРОВ Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылының Алла Анасы Бөркәве (Покрова)...

Күк өстендә - Коткаручы,
Бар гаделләрне җаклаучы,
Бар гаделләрне җаклаучы,
Караңгыны җөгәннәүче.

Изге кала Вифлейемдә
Христос Күк Патшасы туды;
Аны патшалар таныды,
Алла Улы, дип инәлде.

Туым көнен таныйбыз, дип,
Җондызчылар бүләк бирде;
Бар пәриштәләр җырлады,
Ходай Алланы даннады.

Г.МАКАРОВ

Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылының Алла Анасы Бөркәве (Покрова) исемендәге приходының атнакөн шкулында укучы балалар Рождество бәйрәмен зурлап уздырдылар. Храмның настоятеле, иерей Андрей Иващук һәм укытучылары белән бергә, өйләргә йөреп, славут җырулары әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр, бәйрәм белән котладылар. Һәрбер өйдә кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар, рәхмәт сүзләре әйтеп озаттылар.

Фершампенуаз авылының культура йортында атна көн шкулы укучылары көче белән оештырылган зур бәйрәм концерты узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев