Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәчтә зиратка юл да салган, җанисәп алу да төгәлләнгән

2020 елда кеше башыннан 500 сум исәбеннән үзара салым акчасы җыелган

Питрәч районының Кибәч авылында бу җәйдә зират юлына таш түшәгәннәр, халык санын алуны да уңышлы төгәлләгәннәр. Җирлек депутатларының күптән түгел уздырылган җыелышында халыктан җыелачак үзара салым акчасына су скважинасын яңартырга дигән фикергә килгәннәр.

Кибәч җирлегендә барлыгы 186 хуҗалык булып, буш йортлар да, җәйгелектә генә кайтып яшәүчеләр дә шул исәпкә керә. 2020 елда кеше башыннан 500 сум исәбеннән үзара салым акчасы җыелган. Билгеле булганча, ул 18 яше тулып узган һәр кешедән алына. Моңа әлбәттә, беренче группа инвалидлар, уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы студент яшьләр керми. Кибәчтә андыйлар – 20ләп кеше. Авыл халкыннан җыелган 112 мең 500 сум акча янына дәүләт биргән субсидияне дә кертеп исәпләсәң, үзара салым акчасы 562 мең 500 сумга җиткән. Шул акчаның бер өлешенә бу җәйдә Кибәчтән бер километр ераклыкта урнашкан авыл зираты юлына таш түшәгәннәр. Чиратта – урам баганаларындагы электр утын, көн яктылыгына бәйле рәвештә, автомат рәвештә яна-сүнә торган итеп көйләү.

Җирлек депутатлары җыелышып, алга таба халыктан керәчәк үзара салым акчасына башкарылачак эшләрне барлаганнар. Беренче чиратта – су скважинасын өр-яңадан эшләтеп, су ситемасын көйләү.

Кибәчтә инде халык санын алуны да уңышлы гына төгәлләгәннәр.

Җирлек башкарма комитеты секретаре, бу җанисәптә халык санын алучы булган Галина Токранова хәбәр итүенчә, Кибәчтә халыкның күпчелеге керәшеннәр булса да, бераз үзбәкләр, таҗик, берничә татар һәм бер казах гаиләләре дә бар. Җанисәп алуда аларның барысы да бик теләп катнашканнар. Бөтенесе дә үз милләтен, үз туган телен яздырткан. Ковид йоктырудан куркып, кемнәрдер капка төбенә чыгып сөйләшүне, ә кайберәүләр җанисәпкә кагылышлы мәгълүматны телефон аша гына тапшыруны уңай күргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев