Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыклар дуслыгы йортында уңган керәшен хатын-кызларын һәм ир-атларын сайладылар

Конкурста 11 кеше катнашты

 11 март көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында 50 яшьтән өлкәнрәк керәшеннәр өчен "Җәгез әле, җырак теүтейләр" дигән конкурс үткәрелде. Конкурста Теләче, Питрәч районнарыннан, Казан шәһәреннән 10 хатын-кыз һәм бер ир-ат катнашты.

Кичәгә Татарстан иҗтимагый палатасы председателе урынбасары Анастасия Исаева да килгән иде. Ул: "Халыклар дуслыгы йорты – уникаль вакыйгалар була торган мәйданчыкларның берсе. Шундый талант һәм матурлык конкурсының биредә үтүе безнең өчен зур горурлык", – дип сөйләде.

Катнашучылар конкурсның беренче этабында милли керәшен киеменнән фотога төшеп, берәр йола турында язып яки видеога төшеп җибәрергә тиеш булганнар. Ә икенче этабында алар жюри членнары каршында чыгыш ясадылар. Конкурсантлар керәшен аш-суларын әзерләү осталыкларын, матур йолаларын, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри членнары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисткасы Елена Григорьева, татар теле дәреслекләре һәм программалары авторы, галим Николай Максимов иде. Кичәне Евгений Максимов алып барды.

"Җәгез әле, җырак теүтейләр" конкурсы беренче тапкыр оештырыла. Ул Казан шәһәре иҗтимагый керәшен оешмасының 2021 елга чаралар планы нигезендә, туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев