Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» форумында катнаша

Форум 22 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр узачак

22 ноябрь көнне Казанда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» («Дружба народов – богатство Татарстана») VII Яшьләр милләтара форумының танталы ачылышы булды. Чарада Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, ТР яшьләр министрлыгының стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Хафизов, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм башкалар катнашты.

Форум Петровский бистәсенең “Регина” отелендә 25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар сүзенчә, быел форумда 3 кызыклы юнәлеш буенча 150 кеше катнашачак. Шуларның 11 Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активистлары. Болар - «Бәрәкәт» керәшен яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев, аның урынбасары Аида Сахарова, активитслар - Татьяна Ефремова, Лилия Мифтахова, Анна Киселёва, Наталия Новикова, Алмаз Кадыров, Кирилл Чернышев, Диана Сафарова, Злата Новикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев