Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен фольклор ансамбльләре өчен үсеш программасы булдырачаклар

Керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен оештырылган семинар-практикумда резолюция кабул иттелде

28 апрель көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчеләре өчен семинар-практикум узды.

Керәшен ансабльләре өчен мондый семинар беренче тапкыр оештырылды. Семинарда 63 җитәкче катнашты. “Гаризаларның күплелеге, семинарның вакытлы һәм урынлы булуын аңлата”, – дип әйтеп узды Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова.

Катнашучылар “Бәрмәнчек” ансамбле художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Эмиль Шәрәфиев, “Сәлам” ансамбле җитәкчесе Лидия Әхмәтова, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең жанрлар буенча белгече Марина Тараканова, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең методисты Вероника Михайлованың докладларын тыңлап уздылар.

Мастер-класслар да булды. Галим, фольклорчы Геннадий Макаров думбрада уйнарга, ә аның җитәкчелегендәге “Тумар” ансамбле солистлары биергә өйрәтте.

Семинарда керәшен ансамбльләренең кайбер проблемаларына да тукталып уздылар. Шуларның берсе – ансамбльләр репертуарларында төрлелек булмау. Һәрбер район керәшеннәренең дә үзләренә генә хас җырыулары бар. Авылларда бу җырыуларны өлкән яшьтәге кешеләр белә. Ләкин яшьрәк буын әлеге җырларны өйрәнеп калырга ашыкмый, шуның урынына “Кәвәл авылы” көе кебек бөтен кешегә таныш җырларны башкара. Конкурс-фестивальләрдә катнашканда борынгы җырларны өйрәнергә өндәделәр.

Этник керәшен костюмнары тегүче Валентина Максимова ансамбльләрнең нинди костюмнар киюләренә басым ясады. Ялтыравыклы, төрле төстәге материаллардан тектерү урынына борынгы әби-бабаларыбызның костюмнарын торгызырга кирәклеге турында әйтте. Тел-сөйләм, мәдәнияткә караган үзенчәлекләре буенча керәшеннәрне биш төркемгә бүләләр: Казан арты, Кама аръягы, Чистай, Мәлки, Нагайбәк керәшеннәре. Костюмнарны шул үзенчәлек буенча тектерергә була дигән фикер әйтелде.

Семинар ахырында резолюция кабул иттеләр. Аның буенча Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә этник җырыулар сәнгате, этник костюмнар һәм бизәнү әйберләре, этник уен кораллары, этник бию сәнгате өчен җаваплы булган эшче төркемнәр булдырачаклар. Алар түбәндәге эшләрне башкарырга тиеш:

 – 2025 елга кадәр Татарстан Республикасы фольклор ансамбльләре өчен үсеш программалары булдырырга;

 – Татарстанда этник сәнгать буенча материал җыю һәм өйрәнү өчен экспедицияләр оештырырга;

 – фольклор ансамбльләр өчен специалистлар катнашында республикакүләм, зональ, район семинар-практикумнар оештырырга;

 – этник сәнгать буенча әдәбият тупланган методик белешмә, халык җырыуларыннан торган җыентыклар, этник уен коралларын өйрәнү өчен пособияләр булдырырга.

Семинар турында тулырак “Туганайлар” газетасының яңа санында укыгыз.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев