Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Керәшен егетләре" - җиңүче

Яраткан җырчыбыз Вадим Захаров "Музыкаль дистә" тапшыруында "Без керәшен егетләре" җыры белән катнаша, дип газетабызга язып чыккан идек инде.

Җырның сүзләрен Мамадыш районы, Рәхмәт-Аланы авылы егете Руслан Чернов, ә көен Альфред Якшимбетов иҗат иткән. Керәшеннәр генә түгел, татарлар да бик ошаткан бу җырны. Хит-парадта тавыш бирү нәтиҗәсе буенча, "Керәшен егетләре" ‒ "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты.

Альфред Якшимбетов, Вадим Захаров, Руслан Чернов

Премияне тантаналы рәвештә 20 декабрь көнне тапшырдылар. Тамашачылар һәм радиотыңлаучылар бүләкләү тантанасын 27 декабрь көнне ТНВ каналыннан да карый алачак.

Җыр авторларын һәм Вадим Захаровны бу премия белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

28 февральдә исә Мәскәүнең Кремль сараенда I премия лауреатлары катнашында зур концерт узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев