Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илназ Фазуллинның күкәй җыю тарихы

“Ялкын” журналының баш редакторы Илназ Фазуллинның балачагы Зәй районының Түбән Биш авылында үткән. Ул үзенең шул сабый чагында Олы көнгә бәйле кызыклы хатирәне, онытылмас бер истәлек буларак, күңелендә саклый

 “Түбән Биш авылында татарлар һәм керәшеннәр яши. Катнаш авыл булса да, без балалар, һәрвакыт үзара дустанә мөнәсәбәттә идек. Балачактагы бер вакыйга хәтердә бик нык уелып калган. Пасха алдыннан әти-әниләр белән кунакка Түбән Камага юл тоттык. Олы көн иртәсендә күкәй җыясы бар. Бу уем күңелгә һич тә тынгы бирми. Әниләрне ашыктыра-ашыктыра,  тиз генә авылга алып кайтып киттем. Ни өчен шәһәрдә ятарга әле?! Пасха бит”, – дип сөйләде Илназ Фаисович.

“Пасха  иртәсе җитте. Без, бала-чагалар, авыл буйлап күкәй җыярга чыгып киттек, – дип дәвам итте ул. – Мине, авылда почта тараткач, барысы да диярлек белә иде. Чираттагы өйгә кергәч, “Христос Воскрес”  дип кычкырабыз. Зурлар, безгә җавап итеп, “Воистину Воскрес” диләр һәм матур  итеп буялган күкәйләр бирәләр”.

Илназ әле тагын ничә еллар шулай Олы көн күкәе җыеп йөргән булыр иде. Әмма ялгызы гына яшәүче Начтый карчык эшне харап итә. Күрәсең, ул дини әби булгандыр инде. Керәшен малайлары белән бергәләп, Илназның да күкәй җыеп йөрүен күргәч, төсе үк бозыла Начтый карчыкның. Татар малае була торып, Пасха күкәе җыеп йөри, дип  сукрангандыр...

Шуннан соң Илназ Фазуллин, Олы көндә авыл малайларына ияреп, беркайчан да күкәй җыярга чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев