Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районында “Халкым хәзинәсе” фестиваль-конкурсына старт бирелде.

Кайбыч районында "Халкым хәзинәсе" дип исемләнгән фестиваль-конкурска старт бирелде.

Аны районның мәдәният бүлеге төбәкнең культура учрежденияләре фольклор коллективлары арасында оештыра. Халык фестиваленең максаты - бүгенге тормышта һәм җәмгыять мәдәниятендә фольклор традицияләренең ролен һәм әһәмиятен үстерү. Конкурс ике этапта уза. Сайлап алу турларына фестивальнең оештыру комитеты чыга. Беренче турны уңышлы үткән коллективларны район мәдәният йортына финалга чакырачаклар.

Фестивальдә районның керәшен фольклор ансамбльләре дә актив катнаша. Беренче сайлап алу туры Мәлки зонасында узган. Коммисия алдында Зур Тәрбит авылыннан "Гылбулар" һәм "Тәңкәләр" коллективлары чыгыш ясаган. Алар халык биюләре белән үрелеп барган йола җырулары башкарганнар. Шулай ук конкурста "Май чабу" бәйрәме күренеше дә сәхнәләштерелгән.

"Балтырган" балалар фольклор ансамбле Мәлки авылына гына хас булган, 1920 нче елларда уенда җырлана торган җыруларны, биюләрне дөрес итеп өйрәнеп, жюри алдында сынау тоткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев