Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Василий Игнатьев язган "Саескан оялары" дип исемләнгән парча

Василий Игнатьев чыгышы белән Мамадыш ягыннан, гомере буе Түбән Камада яшәгән, күп кенә китаплар, брошюралар авторы

Василий Игнатьев (1931-2004) – хәзерге Мамадыш районының Олы Әрнәш авылында туып-үсеп, гомеренең соңгы елларына кадәр Түбән Каманың мәктәпара укыту-производство комбинаты директоры булып эшләде. Җирле керәшен хәрәкәте башында торучыларның берсе.

Игътибарыгызга Василий Игнатьев язган "Саескан оялары" дип аталган парчаны тәкъдим итәбез.

Мин эшли торган бинаның тирә-ягында хәйран зур каеннар, өрәңге, усак һәм башка шундый агачлар үсә. Яз сулышы сизелүгә, без аларга сыерчык оялары эләбез. Болары янәшәсендә, соңгы елларда, язның беренче билгесе булып, саескан оялары барлыкка килә башлады. Бу язда да, иң беренче булып, саесканнар оя төзү эшенә кереште. Эштән бушаган мизгелләрдә мин шуларны күзәтергә яратам. Аларның оста итеп оя үрүләренә карап, боларга каян килгән икән бу архитектор, төзүче сәләте дип, таң калам. Агачның иң очында, бернинди кадаксыз-чүкечсез, үз йортларын төзи бит алар. Югыйсә, үзләрендә кешеләргә хас акыл да, фикерләү сәләте дә юк бит инде. Әмма саесканнарның ул ояларына бернинди җил дә, яңгыр-давыллар да зыян китерә алмый.

Әнә шул табигать балаларының язны каршыларга хәзерләнүләрен, тереклекне дәвам итәргә җыенуларын күргәч, күңелне тыелгысыз хисләр, яшәү дәрте били. Тәрәзә артындагы ак карларга текәләсең дә килер язлар ямен, аның аллы-гөлле чәчкәләре исен тойгандай буласың. Кисәк кенә сулышың иркенәеп, күңел күкләрең биегәеп китә. Яратасы, яратыласы, мәңгелек сер дөньясы булган тормышта ару-талуны белмичә, тукталмыйча алга, бары алга барасы килә...

Күңелемдә шундый хисләр өермәсе кузгалуга сәбәпче булган саесканнар исә үз телләрендә нидер сөйли-сөйли, оя коруларын дәвам итәләр.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев