Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качмануда - Иванайга

6 июнь көнне керәшен дөньясында тагын бер истәлекле вакыйга булды - Балык Бистәсе районының Иванай авылында салыначак чиркәү урынына кач куелды. Чиркәүләр белән бәйле вакыйгаларны гел ишетеп торабыз. Соңгы араларда булганнары турында инде яздык. Шатлыклы хәбәрләр әле буласы: 1 июльдә Балчыклыда, 10 июльдә Албайда чиркәүләр, 12 июльдә Иске Тәрбиттә часовня...

 

 

6 июнь көнне керәшен дөньясында тагын бер истәлекле вакыйга булды - Балык Бистәсе районының Иванай авылында салыначак чиркәү урынына кач куелды.

Чиркәүләр белән бәйле вакыйгаларны гел ишетеп торабыз. Соңгы араларда булганнары турында инде яздык. Шатлыклы хәбәрләр әле буласы: 1 июльдә Балчыклыда, 10 июльдә Албайда чиркәүләр, 12 июльдә Иске Тәрбиттә часовня ачыласы. Узган елның ноябрь аенда керәшен чиркәүләрендә булган пожарлар халыкны йокысыннан уятты, булса кирәк. Тик инде эшләп торган чиркәүләрдә дә, салынасыларында да үзебезчә келәү алып баручы священникларның гына җитмәве бик аяныч. Бу хәлләрне истә тотып, Казан духовный
семинариясе быелгы уку елына керәшен егетләрен конкурссыз, льготалар белән кабул итәргә, керергә теләүчеләр берничә булган
очракта, керәшеннәр өчен махсус группа оештырырга да әзер. Ул гына да түгел, быел семинариядә кызлар өчен регентлык группалары да җыячаклар. Анда хор җитәкчеләре, чиркәү регентлары әзерләнәчәк. Аларны укытуга, дин кешеләреннән башка, консерватория укытучылары да тартылачак.

Бәлки, чиркәү салынучы авылларда үз халкына хезмәт итәргә теләүче егетләр-кызлар да табылыр?

Иванай авылына әйләнеп кайтыйк әле. Биредә беркайчан да чиркәү булмаган. Еллар узып, керәшенлегебезне аңлый, таный башлагач, чиркәү кирәклеген дә тоя башлаганнар иванайлылар. Авылда кечкенә генә келәү йорты булдырганнар. Ә хәзер инде чиркәү салу уе белән яшиләр.

Чиркәү авылның урта җирендә, калкулыкта булачак. Аның проектын архитектор Николай Мамаков төзегән. Бу инде Николай Васильевичның икенче проекты. Аның беренче проекты буенча туган авылы Керәшен Казысы чиркәве төзелеп бетеп, дөресрәге, пожардан соң кире торгызылып килә. Чиркәүнең төзелеш чыгымнарын үз өстенә чыгышы белән шушы авылдан булган бизнесмен Александр Баширов алган. Өстенә зур җаваплылык алуга карамастан, Александр Иванович инициатор дип авыл халкын саный һәм төп эшне башкаручылар итеп тә авылдашларын күрә. Моңа нигез дә бардыр, авыл халкы булачак чиркәүнең старостасы итеп авылдашлары Николай Башировны сайлаган.

Богоявление (Христосны чумылдыру көненә аталган) чиркәвенең нигезенә кач утырту келәвен Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле отец Димитрий Сизов башкарды. Иванайлыларның изге эшләре изге сәгатьләргә туры килсен. Алдагы елларда Иванайда авылның булачак престол бәйрәме - Качмануда күрешергә язсын.

Людмила БЕЛОУСОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев