Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Изге булыб жяшяӱгя чакырыу

Святый апостоллар Пётр белән Павелның “Җаңа Законъ” китабындагы язулары

Шул святлей, акылларыгызны жигеб, уяу булыб, Iисусъ Христос ачылганда сезгя килясе дяӱлятляргя тулы ӧмӧтлянеб торогоз. Тыҥнаучан балалар кюк, элеке белмей кылган азгынныкларыгызга жарашмагыз, äммя сезне чакырган Изге кюк, ӱзегез дя бар жяшяӱегездя изге булыгыз. Жазылган ич: Мин изге булган кюк, изге булыгыз, диб. Äгяр инде кемгя дя эшляреня караб гадел хокӧм Итеӱчене Ата диб äйтясез икян, жир ӧстӧндяге багытыгызны Аллага жараулы итеб жяшяб ӱткярегез, белясез ич, аталарыгыздан бирелгян буш сагышлы жяшяӱегездян сез черегян кӧмӧш жя алтынга тӧгӧл, äммя бозоксоз, иҥ чиста бярян кюк булган Христоснын бик кадерле Каны белян жолоб алындыгыз. Ул дӧнья жаратылыудан элеке билгелянгян эйе, äммя сезнен какка калдык багытларда кюренде шул.

Аллага Анын арткылы ышанасыз, сез Аллага ышаныб, ӧмӧтлянеб торсын диб, Алла Аны ӱлгяннян терелтеб даннандырды.

Туганнарыгызны, бер-берегезне керсез сӧйӧлек белян чынныкка жараулы булыб, жаннарыгызны арыуландырыб, жакын итеб чын кюҥелдян сӧйӧгӧз. Черей торган тӧгӧл, äммя черемей торган орлоктан, Алланын гумергя тора торган тере сюзе арткылы тудырылган шул сез. Шулай

äр тян – ӱлям кюк,

äр кеше даны – ӱлямдяге чячяк кюк;

ӱлям корогая,

чячяге дя койола;

äммя Ходай сюзе гумергя тора.

Бу сезгя Евангелiе арткылы сӧйлянгян арыу хабяр шул.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев