Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә “Соңгы кыңгырау”истә калырлык узды

25 май көнне Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбендә шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да булган бәйрәм – “Соңгы кыңгырау” чыңлады.

 Бу көннәрдә мәктәпләрдә  “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре үткәрелде.

“Мәктәп директоры Артур Акрымов укучыларны тәбрикләп: “Алда сезне зур сынаулар көтә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырыгыз, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын”, – диде.

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев район хакимияте башлыгы Альберт Рәхматуллин исеменнән яңа тормышка тиздән аяк басучы егет-кызларга күңеле түреннән чыккан изге теләкләрен юллады. Район мәгариф бүлеге вәкиле Лилия Зиннәтуллина чыгарылыш класс укучыларына иң изге теләкләрен җиткереп, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучыларга һәм укытучыларга, тәрбиячеләргә Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Ата-аналарның киңәшләрен Оксана Кузнецова бирде.

9 нчы класс укучылары яшьлек дәрте, саф хисләр бөркелеп торган вальс биюләре бүләк итте. Башлангыч класс укучылары да күркәм чыгыш ясады. Соңгы кыңгырау мәктәбебезнең алты 11 нче класс укучысы өчен яңгырады”, – дип хәбәр итте укытучы Римма Васильева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев