Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ишле "Салават күпере"

Күптән түгел Село-­Чура авылында командировкада булуыбыз турында, газетабызның алдагы санында язган идек инде. Мәктәп каршында гына булган "Салават күпере" балалар бакчасына керми китә алмадык. Авылның дәвамы, киләчәге шушында бит. Хезмәткәрләр безне шатланып каршы алдылар, бик теләп бакча белән таныштырдылар.

Быел 40 урынлы балалар бакчасына 30 сабый җыелган. Башка авыл җирлекләрендә мондый күрсәткечләр юк диярлек инде. Шактый районнарда дүрт­биш балалы бакчаларны мәктәпләргә кушып ук бетерделәр. Чура бакчасыннан узган ел 12 баланы беренче класска чыгарганнар. "Быел яңадан унны кабул итәбез. Узган елларда 45 тирәсе була идек, азрак кимеп киттек әле", ­ ди бакчаның җитәкчесе Людмила Алексеева. Аларны дүрт подгруппага бүлеп, ике группада тәрбиялиләр. Авыл җирендә эшнең чуты юк, сабыйларны бер яшь ярымнан кабул итәләр икән. Бу көнне дә әти­әниләреннән озаккарак аерылган бәләкәчләр уенчыклар арасында "мәш" киләләр иде. Алар белән бакчада барлыгы сигез хезмәткәр эшли.

Якты, зур бүлмәләрнең әле берсенә, әле икенчесенә керәбез. Балаларга тиешле тәрбия бирү өчен кирәкле уңайлыклары бар. "Титан" җайланмасы куеп, җылы сулы да булганнар. "Шәһәр бакчалары барысы белән дә тәэмин ителгән, безгә күп нәрсәне үзебезгә табасы",­ ди алар. Җиһазлары да заманча түгел, элеккегедән калдан - иске. Шулай да, аларны бик яратып, саклап кына кулланалар икән. 1987 нче елда ачылган "Салават күпере"нә капиталь ремонт кирәге күзгә ташлана. Түшәмнәре, яңа гына агартылып, бизәп куелса да, дымлануы аркасында каралган, күгәрек белән капланган.

- Утыз еллык балалар бакчаларына дәүләт тарафыннан ремонт ясала башлана, дип ишеттек. Шуңа өметләнәбез. Тәрәзәләр бик начар хәлдә булгач, күптән түгел җидесе алышынды. Балаларга салкын булмасын, диеп, тәрәзә төпләренә мендәрләр тезеп куя идек. Бик сорагач, дүрт зур һәм ике кечкенә тәрәзәне дә үлчәп киттеләр. Алла бирса, алары да булыр дип, көтәбез, ­ дип сөйләде Людмила Николаевна.

Сабыйларга милли үзаң тәрбиясе дә бирәләр. Бер бүлмәдә этник почмак эшләп куйганнар. Төрле халыкларның милли киемнәре киертелгән курчаклар тора.

 

Төрле выставкаларда призлы урыннар да яулыйлар икән. Хәзер күп игътибарны урыс теленә бирәләр икән. "Татар теле белән бер дәрәҗәдә өйрәтелә",­ диләр. Әзерлек группасында язарга, хәреф танырга өйрәтәләр. Балалар хәзер үзләре бик кызыксыналар, тиз отып алалар, дип сөенәләр. "Ерак экскурсияләргә йөрмибез, безгә ярамый да ул, - дип, сүзен дәвам итә җитәкче. - Авыл клубы, почта, библиотека, мәктәп белән таныштырабыз".

Тәрбиячеләр балалар белән генә эшләми, урам як бакчада яшелчә, җиләк­җимеш тә үстерә икән. Кишер, суган, чөгендер, бәрәңгеләре бар. Быел җәй эссе килгәч, кәбестәне һәрберсе үз өендә үстергән. Шуның хәтле җылы, ягымлы хезмәткәрләре булган, сабыйларга ишле "Салават күпере" бакчасына озакламый ремонт ясамый калмаслар, дип өметләнәбез. Әти­әниләр дә, йөрәк җимешләрен ышанычлы урында калдырып, тыныч күңел белән эшләр иде.

"Салават күпере"ннән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Алиса Спиридонова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев