Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исеме әйләнеп кайтты

8 май көнне Зәй районының Кадер авылы мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән сугыш ветераны Петр Павлович Зайцевка мемориаль такта ачылды.

1913 нче елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Чаллы районы Аулаш авылында туган Петр Зайцев башта Алабуга рабфагында, аннан соң ике ел Казан Авыл хуҗалыгы институтында укыган. 1936-1937 нче елларда Бигеш авылы мәктәбендә рус теле, 1937-1940 нчы елларда Федот мәктәбендә укытучы һәм завуч булып эшләгән. 1940-1941 нче елларда - Кадер җидееллык мәктәбендә директор. 1941 нче елның октябрендә Совет Армиясе сафларына алына, шуннан үзе теләп сугышка китә. 1942 нче елның 12 нче декабрендә каты сугышларның берсендә яралана һәм эвагоспитальгә озатыла. Тугыз ай госпитальләрдә дәваланганнан соң, 1943 нче елның 18 нче сентябрендә инвалид булып Кадер авылына кайта. 1943 елның ноябреннән Кадер җидееллык мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли.

Мәктәптә эшләү дәверендә укучыларның хезмәт дисциплинасына аерата игътибар бирә. Укучыларның үзидарәсен булдыру белән җитәкчелек итә, мәктәп яны участогының эшен үрнәк итеп оештыра. Аның җитәкчелегендә мәктәп каршында алма бакчасы, су буенда карлыган, яшелчә бакчалары үсеп чыга. Балалар тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән, бөтен авылдашлар тарафыннан ихтирамга лаек ветеран директорны әле дә онытмыйлар.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында районның администрациясе башлыгы Разиф Каримов, мәгариф бүлеге җитәкчелеге, ветеран укытучылар, Кадер мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.

Шушы ук көнне авылда тагын бер тантана узды - капиталь ремонт эшләреннән соң, авылның китапханәсе яңадан авылдашларга ишекләрен ачты.

Роза ВАЛЕЕВА, Зәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев