Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ирина Тимофеева “Волонтёры Победы - #75 шаг” форумында катнашты

15-18 октябрь көннәрендә “Бәрәкәт” керәшен яшьләре хәрәкәте активисты, “Айбагыр” этнолагере вожатые Ирина Тимофеева Петровский бистәсенең “Регина” отелендә узган “Волонтёры Победы - #75 шаг” форумында куратор ролендә катнашкан.

Форум кысаларында катнашучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү мәйданчыклары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм патриотик оешмалар әгъзалары белән очрашулар, тренинглар һәм мастер-класслар, спорт чаралары, конкурслар үткәрелгән. Шулай ук форумда “Волонтёры Победы” хәрәкәтенең еллык планы эшләнелгән.

“Волонтёры Победы” – Бөтенроссия иҗтимагый яшьләр хәрәкәте. Анда катнашучылар тарихи хәтерне саклау, гражданлык-патриотик тәрбия бирү, заманча һәм кызыклы форматлар ярдәмендә тарихны өйрәнүне популярлаштыру белән шөгыльләнәләр. Алабуга шәһәрендә Ирина Тимофеева әлеге проектның координаторы.

Оешманың эшчәнлеге турында Ирина үзе дә сөйләде. “Хәрәкәтнең төп максаты – сугыш тарихын һәм аның геройларының исемнәрен саклап калу. Моның өчен без тарихи квестлар, интерактив һәм кызыклы уеннар оештырабыз, ветераннарга ярдәм итәбез. Моннан тыш, истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерүдә, шулай ук “Письмо Победы”, “Дерево Победы” и “Георгиевская ленточка” акцияләрендә катнашабыз”, - диде Ирина. 

Фото: Ирина Тимофееваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец!!!