Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү алып килгән генерал

(Дәвамы. Башы газетабызның 3 (295) санында) Антоновның Сталин белән беренче очрашуы бик рәсми һәм салкын була. Аны 1943 елның январь башында Брянск, аннары Воронеж һәм Үзәк фронтка Ставка вәкиле итеп командировкага җибәрәләр. Монда ул Воронеж һәм Касторное районнарында һөҗүмнәр оештыру өчен Сталинградтан кайткан Генераль штаб начальнигы А. М. Василевский белән...

(Дәвамы. Башы газетабызның 3 (295) санында)

Антоновның Сталин белән беренче очрашуы бик рәсми һәм салкын була. Аны 1943 елның январь башында Брянск, аннары Воронеж һәм Үзәк фронтка Ставка вәкиле итеп командировкага җибәрәләр. Монда ул Воронеж һәм Касторное районнарында һөҗүмнәр оештыру өчен Сталинградтан кайткан Генераль штаб начальнигы А. М. Василевский белән очраша. Биредә 16 январьда генераллейтенант А. И. Антонов, 18нче аерым укчы корпусы белән дошманны чолгап алып, һөҗүм ясарга тиеш була. Бу сугышларда 40нчы армия һәм 18нче аерым укчы корпус белән Ставка вәкиле А. И. Антонов координация ясый. Берләшмә, корпус частьлары һәм армия, дошманга аркылы төшеп, аның чигенү юлын кисәләр. Гитлерчылар бер авылдан икенчесенә сугылалар, әмма аларны һәркайда пыранзаран китереп ташлыйлар. Дошман калдык лары капитуляция ясый. 27 январьда фашист төркемнәре тармар ителә. Монда аларның 15 дивизиясе тулысынча, ә 6сы зур югалтулар кичерә. 24 январьда башланган Воронеж- Касторное операциясе уңышлы уза һәм ул 1943 елның 17 февралендә төгәлләнә.

Антонов Воронеж фронтында март азагына кадәр була. Аның эшчәнлеге Генераль штаб начальнигы А. М. Василевский һәм Югары Башкомандующий И. В. Сталин тарафыннан югары бәяләнә. Тиздән ул Мәскәүгә кайта һәм фронтлардагы хәлләр турында доклад ясый, Сталин аны бик дикъкать белән тыңлый.

Сталин Ставкадан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, һәрвакыт үзенә кирәкле мәгълүматлар алуга ирешә. Билгеле, моның өчен генерал Антоновка үзенә дә тәүлегенә 1718 сәгать буе Генштабта булырга, барлык фронт штаб начальниклары белән элемтәгә керергә туры килә. Штаб начальнигының беренче урынбасары булып эшли башлап, идарә начальнигы итеп, 1940 елдан бирле Генштабта эшләгән С. М. Штеменко куелгач кына, авыр йөкне ике камыт киеп тартудан туктый.

Югары Башкомандующий Сталинга Генераль штаб тәүлегенә өч мәртәбә доклад ясый. Беренче доклад телефоннан иртәнге 10-11 сәгатьтә. Бу докладны Антонов оператив идарә начальнигы Штеменкога тапшыра. Кичке 16-17 сәгатьләрдә докладны Ставкага барып Антонов үзе ясый. Күп вакытта Антоновка кичен 21-22 сәгатьләрдә икенче мәртәбә дә барырга туры килә. Ул, Сталинга аңлаешлы итеп, кыска гына сөйләп, күп мәгълүмат бирә. Үзенең докладын безнең гаскәрләрнең хәрәкәтенә бәя бирүдән башлый. Фронтлар, армияләр, танк һәм механикалаштырылган корпусларның командующийлары һәм командирлары исемнәре белән әйтелә. Дивизия һәм полклар - номерлары белән. Ул бервакытта да кәгазьдән укымый, барысын да яттан белә.

Армия генералы Сергей Матвеевич Штеменко: "Генерал А. И. Антонов төгәл, уйларын ачык һәм кыска итеп сөйли белә, иң кирәген эләктереп алып, сөйләгәндә шуны алгы планга чыгара һәм иң кирәгенә тавышы белән басым ясап сөйли. Шунлыктан Ставкада Антонов ясаган докладлар табигый чыгалар, аңа өстәмә сораулар бирмиләр. Генерал А. И. Антонов Ставкага докладка дип әзерләгән документларны өч папкага салдыра. Кызыл төстәгесенә иң мөһимнәре, беренче чиратта җиткерелә торган докладлар салына. Икенче папка зәңгәр төстә булып, анда икенче чираттагы документлар - төрле үтенечләр, хәбәрләр, зарланулар салына. Яшел төстәге папкада хәрби дәрәҗәләр бирү, орденнар белән бүләкләү, чит илләрдән килгән һәм тәрҗемә ителгән хәбәрләр, командирларны билгеләү турындагы документлар. Кызыл папкадагы документларның эчтәлеге Ставкага тулысы белән җиткерелә, калган папкаларга кайбер көннәрдә чират та җитми, андый чакларда "Бүген кызыл папкадагы документларны гы на карыйбыз", - дия торган була Сталин", - дип яза.

Үз эшен яхшы белгән, докладларны курыкмыйча турыдантуры һәм дөрес, бернинди дә шомартуларсыз ясаган А. И. Антонов Сталин алдында зур дәрәҗә казана. Антонов Генштаб та эшли башлаганның беренче көненнән үк, җиңелүләрнең берсен дә яшермичә, Сталинга җиткерә белә. Кирәк чагында Антонов үз фикерен Сталинга ачыктаначык әйтә алган генерал да әле.

1944 елның җәйге хәрби кампаниясе операцияләрен үт кәрү турында генерал А. И. Антонов апрель аенда доклад ясый. Бу Балтыйк буеннан Карпат тауларына кадәр, барлык фронтлар катнашында икенче Бөтендөнья сугышы тарихына керерлек иң эре вакыйгалар булырга тиеш. Ул Польша, Чехословакия һәм башка Көнчыгыш Европа илләрен Гитлер тырнагыннан азат итүне күз алдында тотып эшләнә.

Алексей Иннокентьевич бу авыр эшне - 1944 елның җәйге кампаниясенең хәлиткеч һөҗүм планын берүзе аерым бүлмәгә бикләнеп эшли. Бу турыда ул Сталинга да әйтеп, аны 15 көн эчендә башкарып чыгарга сүз бирә. Белоруссиядәге стратегик код белән "Багратион" исеме бирелгән операцияне планлаштыру, шулай итеп, Антоновка йөкләнә. Беренче шарт итеп, немец командованиесен иң ныклы һәм җаваплы һөҗүмнәр Балтыйк буенда һәм Көньяк фронтларда булырга тиеш, дип ышандырырга кирәк. Шуңардан чыгып, Өченче Украина фронтына боерык җибәрелә: "В целях дезинформации противника, на вас возлагается проведение мероприятия по оперативной маскировке. Необходимо показать за правым флангом фронта сосредоточение восьмидевяти стрелковых дивизий, усиленных танками и артиллерией… Ложный район сосредоточения следует оживить, показав движение и расположение отдельных групп людей, машин, танков, орудий и оборудование района; в местах размещения макетов танков и артиллерии выставить орудия ЗА (зенитной артиллерии), обозначив одновременно ПВО всего района установкой средств ЗА и патрулированием истребителей".

Өченче Балтыйк буе фронтына да шундый ук директива китә. Мондый маскировка ясау Черёха елгасыннан көнчыгышка табарак башкарылырга тиеш була.

Дошманнар бу ялганга шун да ук кабалар. Бу бигрәк тә көнь як юнәлештәге немец командованиесенә зур борчу тудыра. Көчле һава разведкасы ярдәмендә алар Кишиневтан төньяктарак безнең гаскәрләрнең ниятләрен ачыкларга тырышалар. Бер урында гына басып торганлыктан, болар шушында һөҗүм итәргә әзерләнәләр икән, дигән фикергә киләләр һәм үзләренең көчен шул урыннарга туплый башлыйлар. Чынлыкта исә танк һөҗүме дошман көтмәгән бөтенләй икенче урында әзерләнә. Бу "Багратион" дип исемләнгән Белоруссия операциясен бары тик биш кенә кеше белә: Югары Башкомандующий И. В. Сталин, аның беренче урынбасары Г. К. Жуков, Генераль штаб начальнигы А. М. Василевский һәм Оператив Идарә начальнигы генерал С. М. Штеменко белән аның бер урынбасары. Бу турыда язусызулар, телефоннан сөйләшүләр, телеграф аркылы мәгълүмат бирү тыела. Бу фронтларның армия, дивизия газеталары бары тик оборона турында язып, солдатларны хәтта нинди окоплар казыр га кирәклеген генә өйрәтә башлыйлар. Әлбәттә, тырышлыклар бушка китми, немецлар алдана.

1944 елның 14 маена Белоруссия операциясенең планы һәм карталарны эшләү тәмамлана. Операцияне башкарып чыгу өчен бик күп көч куелса да, кыска гына текст һәм картадан башка берни дә булмый. Бу Антонов стиле - кыска һәм төгәл. Зур җаваплылык алып, берүзе эшләгән текстка да, картага да Антонов кул куя. "Багратион" әзер!

22 һәм 23 майда Ставкада Г. К. Жуков, А. М. Василевский, Беренче Балтыйк буе фронты гаскәрләре командующие И. Х. Баграмян, Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие К. К. Рокоссовский, шушы ук фронт хәрби советы членнары, шулай ук А. А. Новиков, Н. Н. Воронов, Н. Д. Яковлев, А. В. Хрулев, М. П. Воробьев, И. Т. Пересыпкин катнашлыгында зур киңәшмә уздырыла. 24 һәм 25 майларда генерал Н. Д. Черняховский командалык иткән Өченче Белоруссия фронты планнарын тикшерергә җыела. Шушы ике көн эчендә Белоруссия операциясенең максаты ачыклана: дошманның иң зур көчләре тупланган "Үзәк" армиясен чолгап алырга һәм юк итәргә.

Ставкада хәрби начальникларның зур киңәшмәсендә җентекләп анализланганнан һәм төзәтүләр керткәннән соң, "Багратион" планы Югары Башкомандующий И. В. Сталин тарафыннан раслана, ә Алексей Иннокентьевичка аның тормышка ашырылуын катгый күзәтү астына алырга кушыла. Операция 1944 елның 22 июнендә башлана. Совет гаскәрләре алты тәүлек эчендә дошманның флангтагы Витебск һәм Бобруйск астындагы группаларын тармар итәләр. Танк һәм механикалаштырылган берләшмә дошман тылына 110-150 километрга эчкә кереп, гитлерчыларның ике ел буена ныгытылган фронтларын җимерәләр.

Генерал С. М. Штеменко: "Антоновның Белоруссиядәге кебек зур яуларны оештыруы беренче очрак кына түгел, ә андыйларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде", - дип язды.

Сугышның хәлиткеч вакытында Алексей Иннокентьевич Антоновның хезмәте Ватан тарафыннан "Җиңү" ордены белән бүләкләнүе батырлыкка тиң. Ә мондый "Җиңү" орденнарын алучыларның саны бөтен СССРга бары тик 11 генә. Орденнарның бирелү тәртибе белән Г. К. Жуков, А. М. Василевский, И. В. Сталин - икешәр тапкыр, К. К. Рокоссовский, И. С. Конев, Р. Я. Малиновский, Ф. И. Толбухин, А. А. Говоров, С. К. Тимошенко, А. И. Антонов, К. А. Мерецков, ә чит ил кешеләреннән Румыния короле Михай I, маршаллар Б. Монтгомери, М. РоляЖимерский, И. Б. Тито, Д. Эйзенхауэр бүләкләнә.

А. И. Антонов 1945 елның 4-11 февралендә узачак Кырым (Ялта) конференциясенә җентекләп әзерләнә. Ике ил арасындагы фронтлардагы хәл турындагы докладны Генераль штаб начальнигы урынбасары армия генералы А. И. Антонов ясый. СССР, АКШ һәм Бөекбританиянең хәрби штаблары стратегик авиациянең үзара ярдәм итешүе турында килешәләр. Координация эшләрен башкаруны Кызыл Армиянең Генераль штабына йөклиләр. Антонов сөй ләшүләр барышында искиткеч зур дипломатик әдәплелек күрсәтә. Сталин аның эшеннән канәгать кала.

Югары Башкомандующий әмере белән А. И. Антонов 17 июль- 2 августта узачак Берлин янындагы Потсдам конференциясендә катнашучылар исемлегенә дә кертелә.

1945 еның 17 февраленнән, Советлар Союзы Маршалы А. М. Василевский Өченче Белоруссия фронты командующие булгач, Алексей Иннокентьевич рәсми төстә Генераль штаб начальнигы булып кала. Ул бу постта 1946 елның 25 мартына кадәр, А.М. Василевский кайткач, яңадан аның урынбасары булып 1948 елның 6 ноябренә кадәр эшли. Шулай итеп, ул Генераль штабта алты елдан артык була. Маршал булырга исә аның керәшен (татар) нәселеннән булуы гына комачаулый.

Аннары А. И. Антоновка Кавказ арты хәрби округында хезмәт итәргә боералар. Башта бер ел ул Советлар Союзы Маршалы Ф. И. Толбухин командирлык иткән гаскәрләрдә аның беренче урынбасары, аннан соң дүрт ел буе - 1954 елга кадәр үзе командующий була.

Александр ФИЛИППОВ,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

(Ахырын газетабызның киләсе саныннан укыгыз.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев