Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү алып килгән генерал

Армия генералы, Совет Армиясенең Генераль штабы Оператив идарәсе начальнигы, Генераль штаб начальнигы урынбасары, Генераль штаб начальнигы, Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы начальнигы, Кырым (Ялта) һәм Берлин (Потсдам) конференцияләрендә катнашучы, генераллардан бер үзе "Җиңү" ордены белән бүләкләнгән ул кеше - Алексей Иннокентьевич Антонов. Аның безнең халыктан чыккан икәнлеген ачыкларга...

Армия генералы, Совет Армиясенең Генераль штабы Оператив идарәсе начальнигы, Генераль штаб начальнигы урынбасары, Генераль штаб начальнигы, Варшава Договоры илләренең Берләшкән Кораллы Көчләр штабы начальнигы, Кырым (Ялта) һәм Берлин (Потсдам) конференцияләрендә катнашучы, генераллардан бер үзе "Җиңү" ордены белән бүләкләнгән ул кеше - Алексей Иннокентьевич Антонов.

Аның безнең халыктан чыккан икәнлеген ачыкларга кирәктер. 1888 елда аның әтисе Иннокентий Алексеевич Антоновны Иванай авылыннан ( ул хәзер Балык Бистәсе муниципаль районына керә) действительный хезмәткә чакыралар. Башлангыч белемле генә булса да, Иннокентий ушлы кеше була. Аны соңыннан солдатта калырга кыстыйлар һәм кыска сроклы офицерлар курсына укырга җибәрәләр.

1896 елның 15 сентябрендә Гродно шәһәрендә поручик Антоновның улы туа. Аңа бабасының исемен бирәләр. Кечкенә вакытта ул әтисенә ияреп төрле хәрби өйрәнүләргә йөри. Алексейга 12 яшь тулганда капитан Антонов, хәрби маневр вакытында, боз ватылып, пушка һәм атлары белән елгагачума, үпкәләре шешеп, ун көн эчендә үлеп тә китә. Аның хатыны Тереза Ксаверьевна - милләте буенча татар каны катышкан поляк - ике бала белән тол кала. Алексей ул вакытта Гродно шәһәрендә гимназиядә укый. Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Тереза Антонова язган үтенеч буенча, дивизия командиры аларга Петербургта дүрт бүлмәле фатир алып бирә. Ләкин Алексейга унсигез тулганда, 1915 елның язында, әниләре дә үлеп китә. Алексей шул ук елны гимназияне тәмамлап, Пет роград (бу вакытта шәһәр исеме алышына) университетының физикаматематика факультетына укырга керә. Тик аны тәмамлый алмый, нужа куып йөртә, чөнки әнисе үлгәннән соң, әтисе өчен пенсия бирүне туктаталар. Путилов заводына браковщик булып эшкә урнаша.

Сугыш кызган 1916 елны егерменче яше белән барган егетне солдатка алып, Павловск хәрби училищесына офицерлыкка кыска курсларга укырга җибәрәләр. 1917 елның башында Антоновны фронтка җибәреп, Егерь лейбгвардия полкына взвод командиры итеп билгелиләр. Ел ярымнан артык поручик Антонов фронтта немецларга каршы сугыша.

Кечкенәдән үк күп телләр белеп үсә Алексей. Әтисе аңа туган телен өйрәтә, моңлы итеп керәшен җыруларын җырлый. Сугыш землянкаларында татар солдатлары белән бергә "Кара урман", "Герман көе" кебек җыруларны суза. Әнисеннән, поляклашкан татар морзасы кызыннан, поляк, француз, немец телләрен өйрәнә. Сеңлесе Людмила Иннокентьевна язуына караганда, өйдә алар рус, поляк һәм, әлбәттә инде, сирәк булса да, татар телләрендә аралашып үсәләр.

1918 елда поручик Антоновны армиядән озаталар. Петроградка кайтып, Азыктөлек комитетында эшли.

Россиядә Гражданнар сугышы башлангач, 1919 елның 11 апрелендә мобилизация белән Кызыл Армия сафларына алына. Аны штаб хезмәтенә билгелиләр, ул кызыл командирга әйләнә. Антонов Көньяк фронтта Деникинга каршы барган көрәшләрдә Мәскәү Эшчеләр дивизиясенең штаб начальнигы ярдәмчесе була. Ләкин аның яртысы кырылып бетә, калганын 15нче Инза укчы дивизиясе составына кертәләр. Антонов ике тапкыр яралана.

1920 ел. Антонов бу вакытта инде 45нче бригаданың штаб начальнигы була. Врангель армиясе кызылларны алдан да, арттан да, яннан да тукмаклый. Михаил Фрунзе Кырымны яулап алу өчен оештырылган Көньяк фронт командующие итеп билгеләнә. Кырым ярымутравын яулап алганда Сиваш кичүенең әһәмияте зур була.

Бу кичүләрнең берсе Антонов планы буенча эшләнә. Ул бу фикерен Фрунзега икәүдәникәү калгач җиткерә. Бу аларның беренче очрашуы була. Фрунзе үзенең Бишкәктә татарлар белән аралашып үсүен әйтә. "Ә мин керәшен татары", - ди Алексей. Татарча сөйләшеп, мин - молдован, син - татар, дип аерылышалар. Фрунзе тәкъдиме белән, Сивашны кичүдә актив катнашкан өчен Антонов Хәрби Революцион Советның дәрәҗәле коралы һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Моны аңа М. В. Фрунзе үзе тапшыра. Гражданнар сугышы тәмамлангач, ул 15нче Сиваш укчы дивизисендә 1928 елга кадәр хезмәт итә. Шул ук елны коммунистлар партиясе сафына кабул ителә һәм, Фрунзе исемендәге Хәрби академиягә укырга китә. Академияне уңышлы тәмамлагач, аны Украинадагы Коростень шәһәрендә урнашкан 46нчы дивизиягәштаб начальнигы итеп билгелиләр.

1932 елда шул ук Академиянең оператив факультетына укыр га керә. Монда ул хәрби теоретиклардан, шул исәптән профессор Дмитрий Михайлович Карбышевтан тирән белем ала. Укуны тәмамлаганда факультет комиссары Г. С. Иссерсон: "А. И. Антонов бик яхшы оперативштаб хезмәткәре, югары штабларда эш ләргә әзер", дигән бәя куя.

Укудан соң ул яңадан армия хезмәтендә. Ел ярым 46нчы укчы дивизиянең, аннан соң 19341935 елларда МогилевЯмполь ныгытылган районында штаб начальнигы була. Аннары аны Харьков хәрби округы штабына 1нче (оператив) бүлек начальнигы итеп күчерәләр.

1936 елда округ командованиесе Антоновны эшчекрестьян Кызыл Армиясенең яңа гына ачылган Генераль штаб академиясенә укырга җибәрә. Академиягә ул вакыттагы хәрби эш теоретиклары җыелган. Аларны Антонов Фрунзе исемендәге Хәрби академиядән үк белә. Аның беренче тыңлаучылары И. Х. Баграмян, А. М. Василевский, Н. Ф. Ватутин, Л. А. Говоров, М. В. Захаров һәм башка командирлар булалар.

Бу академиянең укытучысы А. В. Голубев сөйли:

- Барлык тыңлаучылар да бик яхшы укыдылар. Мин укыткан югары берләшмәләр тактикасы курсыннан Антонов аерылып торды. Аның француз телен яхшы белүе чит ил белгечләренең алдынгы карашларын ачарга мөмкинлек тудырды. Мин аның "Армейская наступательная операция с преодолением водного рубежа" дигән рефератын яхшы хәтерлим. Укытучылардан алыр га мөмкин булган белемне тиз үзләштерде, вакытны әрәмгә уздырмады.

1937 ел. А. И. Антонов беренче курсны уңышлы тәмамлый. Аңа икенче курста укырга туры килми. Аны Оборона Наркоматына чакырып алып, Советлар Союзы Маршалы С. М. Будённый командалык иткән Мәскәү хәрби округына штаб начальнигы итеп куялар.

1938 елда Алексей Инно кентьевичны М. В. Фрунзе исе мен дәге Хәрби академиягә гомуми так тика кафедрасына өлкән укы тучы итеп күчерәләр. 1940 ел да доцент һәм генералмайор дә рә җәсе бирәләр. 1941 елның ян вареннан ул гомуми тактика ка фед расы начальнигы урынбасары.

1941 елның 11 мартында генералмайор А. И. Антоновны Ки ев Махсус хәрби округына билгелиләр. Бөек Ватан сугышын шушында каршылый ул. Сугышның беренче көннәреннән үк ул Көньяк фронт идарәсен формалаштыруга керешә. 1941 елның августында шушы фронтның штаб начальнигы була. 1942 елның июль аенда Төньяк Кавказ, аннары Кавказ фронтларының штаб начальнигы итеп күчерәләр. Югарыдагы начальниклар аның фронтлардагы гадәттән тыш оператив оештыру сәләтен күреп, Генераль штабка чакырып кайтаралар. Гомумән, Антоновны иң авыр участокка куялар.

Антоновның аннан соңгы барлык эшчәнлеге Советлар Союзы Кораллы Көчләренең Генераль штабы белән тыгыз бәйләнгән. Советлар Союзы Маршалы Б. М. Шапошников, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Генераль штаб начальнигы вазифасыннан китеп, Хәрби академия начальнигы була. Аның урынына элек Генштабның Оператив идарәсе белән җитәкчелек иткән А. М. Василевский билгеләнә. Оператив идарәдән аның китүе Генштаб өчен бик авырга туры килә.

Хәл тагын да катлаулана, чөнки А. М. Василевский, Генштаб начальнигы итеп куелганнан соң да, күп вакытын Сталин заданиесе буенча фронтларда үткәрергә мәҗбүр була, үзенә лаек булган урынбасар эзли башлый. Оператив идарә башлыгы һәм Генштаб начальнигы урынбасары итеп генераллейтенант А. И. Антонов тәкъдим ителә.

Армия генералы С. М. Штеменко сөйли:

- Мин ул вакытта көньяк юнәлешкә җитәкчелек иткәнлектән, Алексей Иннокентьевичны миңа каршыларга туры килде. Аның беренче эш көнендә үк, идарәгә гадәттән тыш зур сәләтле һәм штаб хезмәтенең зур белгече килгәнлеге күренде. Антонов үзен бик акыллы тотты. Ул барлык кешеләр белән аерымаерым танышып чыкты, фронттагы оператив хәлләрне җентекләп өйрәнде. Моңа бер атна вакыт кирәк булды. Антонов, Генштабка килеп эшли һәм Сталин кабинетына көн саен иртән доклад белән йөри башлагач,эшне үзенә яраклаштырып үзгәртте һәм Генераль штаб тәүлек буе эшли башлады.

Александр ФИЛИППОВ,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

(Дәвамын газетабызның киләсе саныннан укыгыз.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев