Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Александр Иванов күргәзмәсе ачылды

4 февраль көнне Халыклар Дуслыгы йортында Тукай районы Мартыш авылында туган чеканкалау остасы Александр Ивановның "Времён чеканный силуэт" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.

Тантанада Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Людмила Белоусова һәм Россия сәнгать академиясе члены Фиринат Халиков катнашты.

Александр Иванов 43 ел буе чеканкалау белән шөгыльләнгән дәверендә 150 ләп картина иҗат иткән. Рәссамның иҗаты киң кырлы: ул Россия тарихы, Татарстанның Болгар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы, әкиятләр, фантастика, фәлсәфә һәм дин белән бәйле уй-хыялларын металлга төшерә. Александр Россиянең төрле шәһәрләрендә инде 25 шәхси күргәзмәсен оештырган.

"Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле солистлары үзләренең чыгышлары белән тантанага тагы да ямь өстәде.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Сезнең игътибарыгызга күргәзмәне ачу тантанасыннан фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев