Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гәрәй Рәхим иҗат кичәсенә чакыра

27 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрә. Күп китаплар авторы, язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим иҗатына багышланган бу әдәби кичә кызыклы «сюрпризлар» белән...

27 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрә.

Күп китаплар авторы, язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим иҗатына багышланган бу әдәби кичә кызыклы «сюрпризлар» белән истә калачак, шулай ук Георгий Ибушев, Геннадий Максимов, Айдар Габетдинов һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, керәшен җәмгыяте вәкилләре, каләмдәш дуслары, шагыйрьләр, язучылар, якыннары да катнашыр дип көтелә.

Гәрәй Рәхимнең китапларыннан, шәхси архивында сакланган фотосурәтләрдән, истәлекле бүләкләрдән торган күргәзмә оештырыла. Шагыйрьдән китапларга автограф алу мөмкинлеге дә булачак.

Кичәгә рәхим итегез! Керү ирекле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев