Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гөргөри дәдәйнең тарихка кереп калган “Көмеш тәңкә чыңы” дигән язмасы

Шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) истәлекләре

Үркәй әби мирасы

Бу кием бизәкләрнең тарихы шактый озын. Беренчедән, аларны миңа әбием, элеккеге Шөгер (хәзерге Лениногрск) районы Федотовка (халык телендә – Аланлык) авылында гомер иткән Үркәй әби биреп калдырды. Бу хәл 1965 еллар тирәсендә булды. Ул чакта инде Үркәй әбинең яше 80нән артык иде. Әбием әйтүенә караганда, әлеге кием-бизәкләрне аңа кыз чагында ук әнисе бүләк иткән икән.

Бу кием-бизәкләр – керәшеннәрнең милли киеме. Әле дә хәтеремдә, мин бәләкәй чакта, ягъни Бөек Ватан сугышыннан соңгы вакытларда безнең авылдагы күпчелек хатыннар бәйрәмнәрдә әнә шундый киемнәр белән бизәнеп йөриләр иде. Керәшен киемнәренә иң хас ике үзенчәлек бар дип уйлыйм – миллилек һәм борынгылык. Өченче үзенчәлекне дәвамлылык дип әйтеп булыр иде. Әмма сугыштан соңгы елларга кадәр керәшен авылларында көндәлек тормышта бик нык сакланып килгән бу киемнәр соңгы берничә дистә ел эчендә кинәт юкка чыктылар.

Искелек калдыклары...

Бу югалуга ике сәбәп бар дип уйлыйм. Берсе матди сәбәп – кибетләрдә казна киеме күбәеп, аларны алып кию бик нык җиңелләште. Ә керәшен киемнәрен тегү өчен исә талантлы кул осталыгы, бизәк-орнаментларны чигү өчен иҗади башлангыч, испровизатор булу зарури. Икенче сәбәп рухи якка карый – тоталитаризм һәм торгынлык елларында безнең җәмгыятьтә һәм милли, этнографик, гореф-гадәттәг үзенчәлек юкка чыгарылырга хөкем ителгән иде. Хәтерлисездер, татар авылларында идеологиядәге эшем кешеләре ничә дистә еллар буе шамаильләргә, гарәп хәрефле китапларга, хәтта комганнарга (!) каршы көрәштеләр. Шуңа күрә керәшен авылларында да әлеге киемне киючеләрдән искелек калдыгы дип көлү гадәти хәлгә әйләнде. Ниһаять, бу “тырышлык” үзенең нәтиҗәсен бирде, берничә дистә елдан авылларда милли кием юкка чыкты, баштан сандык төпләрендә яшереп тоттылар, ә яңа буын яшьләр килгәч бөтенләй алып ыргыттылар. Хәзерге көндә керәшен авылларында мондый киемнәрне табу шактый кыен эш. “Кооператор эшлекләре” дә көмеш тәңкәләргә кызыгып мондый киемнәрне авылдан-авылларга йөреп чыеп чыкканнар икән.

Сүрәкәләр, чигәчәләр...

Әйтик, маңгайдагы позументтан орнаментлар белән бизәп эшләгән өлеше – сүрәкә, ике колакны каплап торучысы – чигәчә. Сүрәкә астында әле аны почмаклап күтәртеп торучы бер өлеш бар, ул мәләнчек дип атала. Яңа гына кияүгә чыккан киленнәргә шушы баш киеме өстеннән чачак дип атала торган тагын бер бизәк киертәләр иде. Ул кыйммәтле ефәк тукымадан чуклап-чуклап эшләнгән такыя кыяфәтендә була. Түштә көмеш тәңкәләр тезелгәне – тамакса. Баерак хатыннарда аның билгә кадәр үк төшеп торган зурлары да була иде. Анысы дәүәт дип атала. Колакларга шулай ук сыргалар асыла, кулга тәңкәле беләзек киелә.

"Азат хатын" журналыннан, 1990 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев