Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Герой истәлегенә – мемориаль комплекс

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның легендар сакчысы Пётр Гавриловның туган авылында аның бюсты куелачак

Шулай ук, Әлбәдәндә мемориаль комплекс ачу да күздә тотыла. Проектның макеты инде әзер. Ул музей күргәзмәсендә урнаштырылган. Мемориаль комплекс музей тирәсендә төзеләчәк. Ул – Пётр Гаврилов исемендәге музейны, Геройга куелган һәйкәлне, Брест крепосте макетын, хәрби уеннар үткәрер өчен ясалган каршылыклар полосасын һ.б. объектларны берләштерергә тиеш.

Пётр Гаврилов истәлегенә ачылачак мемориаль комплексның макеты Геройның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган онлайн-концерт көнне тәкъдим ителде. Бәйрәмдә Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова музейга ноутбук һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев