Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Георгий Ибушев: "Яңа елда илебезгә тынычлык телим"

Һәрбер кеше авырлыкларны, уңышсызлыкларны онытып, киләчәккә якты өметләр белән яши. Кагына-кагына, бар җиһанны колачлап килүче Әтәч елы әтәчләнә генә күрмәсен. Хыяллар тормышка ашсын. Әтәч елында туганнар киләсе елдан ниләр көтә? Бу турыда Георгий Ибушевтан сораштык.

Георгий Ибушев - җырчы:

- Дөресен генә әйткәндә, ул турыда әле уйлаганым юк, киләчәк елда 60 туласына ышанмыйм һәм ышанасым да килми. Ул дата килә икән - килсен инде, әйдә, тик "күңелдәге яшьлек"кә кагылмасын, сәламәтлекне киметмәсен.

Яңа елда илебезгә тынычлык телим - бу бик мөһим. Җитәкчеләребезнең барлык эшләре дә төптән уйлап, халык өчен файдалы булырлык итеп башкарылсын иде. Илләр белән илләр тату яшәсен, дим. Иҗат ягыннан да өметләрем якты: матур-матур концертлар куярга, моңарчы язылмаган иң шәп шигырьләремне иҗат итәргә планлаштырам.

Кайчан яз җитәр, кайчан авылга кайтырмын, дип, сандугачлы бакчаларымны сагына башладым инде. Барлык авылдашларыма имин тормышлар телим. Туган авылым бетмәсен, яшьләр артсын иде, дип хыялланам. Анда кайтсам, мин үземне чын-чынлап, бәхетле кеше итеп тоям. Аның тауларына менеп, чишмә буйларына төшеп йөрүләр - миңа җан рәхәте бирә. Алдагы елларда да Ходаем шул бәхетләрдән аермасын иде.

Яңа ел җитте. Барлык халыкларга да тынычлык, иминлек телим. Яшьләргә әйтәсем килә тагын: үз йөзегезне җуймагыз, кайсы кавемнән булуыгызны беркайчан да онытмагыз. Сез - безнең киләчәгебез. Яңа ел Төкле аягы белән килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев