Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы - Казаклар Чаллысы керәшеннәре

Узган ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, үзебезнең “Туганайлар” газетасындагы “Гасыр җөзе” дигән махсус рубрикада керәшеннәрнең элекке тормышын, көнкүрешен чагылдырган фотолардан архив туплый башлаган идек

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан Валентина Ефимова ретро-фото юллады.

"Кеше хәтере ачылмаган сандык бит. Ә шул хәтерне, хәтирәләрне, үткәннәрне кабат яңарту, күз алдына китерү, нәсел ыруыбызны барлар өчен кайвакыт бер фоторәсемне кулга алу да җитә. Шул аклы-каралы рәсемнәрдә никадәр язмышлар, вакыйгалар, үткәнебез сыйган. Аларны кулга алгач та безнең арадан бик күптәннән киткән якыннарыбызны яңадан күргәндәй булабыз, туганнарыбызны барлый башлыйбыз.

Бу фото 1935 елда төшерелгән. Утырганнар – Чебаков Афанасий Игнатьевич һәм Чебакова Мария Ефремовна. Басканнар – сулдан унга апай тути Чебаков Феодосия Афанасьевна (Сапа Пидучы) һәм Чебаков Сергей Афанасьевич", – дип язды ул.

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада бастырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз.

Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795, 89172803499 номерларына (Ватсап аша) юллавыгызны көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев