Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әфганчы авылдашым

Әфганнан совет гаскәрләре чыгарылганга да 30 ел вакыт үтеп киткән. Шул унайдан, Олы Аты авылында яшәүче, Әфганда хезмәт итеп кайткан гади авыл егете турында язасым килә. Ул Игорь Виссарионович Шипшов

Игорь 1962 елның 20 апрелендә Казахстан якларында туа.  Әтисе Виссарион дәдәй белән әнисе Марина түти, бәхет эзләп, шул якларда эшкә киткән булалар. 1966 елда  авылга әйләнеп кайталар. Игорь тырыш, эш рәтен белүче малай булып үсә. 1979 елны 10 классны бетергәч, “Агропромсервис РТС”ка эшкә керә. Берничә айдан аны армия сафларына алалар.

“Тиз арада гына укытып Әфганга җибәрделәр. 191 нче мотострелковый полкта танк батальонында хезмәт иттем. Батальонда  40 танк,  мине командир итеп куйдылар. Газни дигән кышлак тирәсендә идек. Төрле сугыш операцияләрендә булырга туры килде. Сугыш сугыш инде ул. Үләләр дә,  яраланган яшьтәшләреңне дә күрәсең...  Ел ярым гомер шунда үтте. Аллага шөкер, исән-сау йөреп кайттым. Кайткач, армиягә кадәр эшләп киткән җиремә эшкә кердем. Шул елны авылга яшь укытучы кыз килде. Күрше әбидә генә фатирда яшәде. Бик ошады ул миңа. Илсөяр белән озак йөрмәдек, кавыштык”,- дип сөйли Игорь.  

Чыннан да  уңган, эш сөючән килен булды  Илсөяр. Сыерлар, күп итеп сарыклар асрап яшиләр. “Нервылары нык какшаган булгандыр инде, тиз кызып китүчән иде,-  ди хатыны. - Хәзер инде Аллага шөкер, эчми, тартмый, йорт тирәсендә дә бик булыша”.

“Күп еллар үтсә дә, хәтердән җуелмый  ул вакыттагы күргәннәр.  Әле дә кайвакыт төшемдә шартлаулар күреп, салкын тиргә батып уянам”,- ди Игорь.

Ничәмә-ничә еллар барган, беркемгә кирәк булмаган сугышта күпме егетләребезнең гомере өзелде. Тормышның ямен, тәмен белергә өлгермәгән меңнәрчә япь-яшь  егетләр Әфган җирендә ятып калды.  Без аларны мәңге онытырга тиеш түгелбез. Берүк кабатлана күрмәсен иде бу сугышлар.

Ирина Садикова,

Түбән Кама районы, Олы Аты авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев