Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Экспедиция эшен дәвам итә

Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең бүгенге көндәге тормышын өйрәнү буенча фәнни экспедиция оештырылуы турында инде хәбәр иткән идек. Казан федераль университеты галимнәре һәм студентлары составындагы әлеге экспедиция планына Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Зәй, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында булып, анда яшәүче керәшеннәр белән аралашу, анкеталар тутыру кебек эшләр кертелгән. Халык арасында йөреп аралашканнан...

Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең бүгенге көндәге тормышын өйрәнү буенча фәнни экспедиция оештырылуы турында инде хәбәр иткән идек. Казан федераль университеты галимнәре һәм студентлары составындагы әлеге экспедиция планына Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Зәй, Чистай һәм Балык Бистәсе районнарында булып, анда яшәүче керәшеннәр белән аралашу, анкеталар тутыру кебек эшләр кертелгән. Халык арасында йөреп аралашканнан соң, һәр районда "Түгәрәк өстәл" янында сөйләшү дә оештырыла. Мондый "Түгәрәк өстәл"ләр Кайбыч, Мамадыш районнарында булып узды. Чираттагысы - 13 нче августта Зәй шәһәрендә үтә. Студентлар да, аларның җитәкчеләре профессор Татьяна Титова һәм университетның этнография музее хезмәткәре Ксения Сергеева да бу экспедициянең үзләре өчен бик кызыклы һәм файдалы булуын, авыл кешеләренең ачык күңел белән аралашуларын билгелиләр. Экспедиция эшен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев