Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәвалауга багышланган гомер

15 июньдә Халыкара медицина хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан, Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында яшәүче Ольга Драндрова янына юнәлдем. Ольга апа гомерен Тәрбит авылы халкын дәвалауга багышлады. Белгечлеге буенча акушер булса да, төрле өлкәләрдә эшләргә туры килә аңа. "Шушы авылда тудым, шушы авылда үстем, - дип башлап җибәрде ул сүзен. -...

15 июньдә Халыкара медицина хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан, Кайбыч районы Зур Тәрбит авылында яшәүче Ольга Драндрова янына юнәлдем.

Ольга апа гомерен Тәрбит авылы халкын дәвалауга багышлады. Белгечлеге буенча акушер булса да, төрле өлкәләрдә эшләргә туры килә аңа. "Шушы авылда тудым, шушы авылда үстем, - дип башлап җибәрде ул сүзен. - 1955 елны Яшел Үзән шәһәрендәге медицина училищесына укырга кердем. 1957 елда дипломлы булдым. Ул вакытта "распределение" дигән нәрсә бар иде. Казанда калдырырга теләсәләр дә, каласым килмәде. Дус кызымны Апаска җибәргәннәр иде. Сөйләшеп, аның урынына Апаска киттем. Ул Яшел Үзәндә
эшләп калды. Аның белән бүген дә аралашып торабыз.

1960 елны авылга кайттым. Медпунктка эшкә алдылар. Шунда 40 ел гомер үткән дә киткән. 29 елын дус-тату булып Мария Смирнова, соңгы 10 елда Валентина Платонова белән эшләдек. 40 ел эчендә күпне күрергә туры килде. Дипломым акушерлыкка бирелсә дә, белгечлек буенча гына эшләргә туры килмәде. Шулай да, бала табучылар күп иде. Айга дүртәр-бишәр тапкыр яңа туган бала тавышын ишетергә туры килде. Бер көн эчендә икешәр гаиләдә бала туган чаклар да булгалады. Ул вакытта өйдә бала тапкан хатыннарны икенче көнне больницага озату турында закон бар иде. Транспорт - ат, булса - трактор. Юлда йөргәндә күпне күрергә туры килде. Шулай бер төнне бер хатынны Тырмыга (Турминск) больницага озатырга чыккач, урман эчендә адашып йөрдек. Яктыра башлагач кына, юлны таптык. Кайтып барганда каршыбызга безнең авылның тагын бер аты очрады. Анда да авырлы пациенткам! Анысы белән больницага барып җитә алмадык. Бала кышкы салкында ат чанасында туды. Өстемдәге толыбымны салып, баласын да, әнисен дә төрдем. Бер авылга кереп, баланың кендеген кистем. Аннары аларны да Тырмыга озаттык.

Даруларны Тырмыдан ташырга туры килде. Ат белән иртән чыгып китеп, кичкә генә кайтып җитәбез. Кайбер вакытларда сөт ташу машинасы очрый. Яз көннәрендә юлда йөрү бигрәк тә авыр. Язгы ташу вакытында елга аша чыгу юлы бер генә: күрше Чүти авылындагы асылмалы күпер иде. Анда трактор табып барып җитәбез, теге якта ашыгыч ярдәм машинасы килеп көтеп тора. Атынып торган асылмалы күпердән чыгу бик куркыныч иде. Күрдек инде төрлесен...

Төнлә белән вызовка чакырсалар, куркып бара идем. Чакыручының хәле авыр булса, үзем дә авырып кайтам. Кайбер вакыт сайлау алдында да калырга туры килде: я баласы, я анасы. Шундый бер хәлне гомер онытасым юк. Бервакыт бер хатынның бала табар вакыты җитте. Баласы зур, таба алмый. Ананың хәле авырайды. Гаиләсе куркып елашырга тотынды. Бер-бер хәл булса, миңа рәнҗемәгез дидем дә, үзем нәрсә белсәм, шуны эшләдем. Бик азаплангач, 6 килолы малай туды. Андый чакларда курыксам да, үземне кулда тоттым. Үз-үземә югалып калырга ирек бирмәдем.

Шулай бервакыт Тырмыдан машина белән кайтып киләбез. Чүти күперенә җиткәч, мин, куркып, машинадан төштем. Караңгы, берни күренми. Машина тавышы барды, барды да, суга төшеп киткән тавыш ишетелде. Мин, бата диеп уйлап, куркып кычкырып җибәрдем. Ул тайпылган гына булган икән. Икенче көнне аякларым авыртып уяндым. Бик озак азаплангач, им-томчы әби янына бардым. Ул миңа "судан курыккансың", диде. Ул кушкан имләүләрне үтәгәч, авыруым узды..."

Шулай кызыклы да, гыйбрәтле дә итеп сөйләде үзенең медицина өлкәсендәге эше турында Ольга апа. "40 ел эшләү дәверендә үкенгәнегез булдымы?" - дигән сорауга ул болай диде:

- Нинди генә авырлыклар-га очрасам да, үкенмәдем. Ул минем эш, минем бурыч иде. Кияүгә дә чыктым, бала да таптым. Авыл халкыннан да начар сүз ишетмәдем. Минем ярдәм белән дөньяга килгән балалардан бүгенге көндә дә рәхмәт сүзләре генә ишетәм. Минем өчен бу бик куанычлы....

Авыл халкы, чынлап та, Ольга апаны бик хөрмәт итә. Урта буын да, яшь буын да аңа яратып "доктор Ольга апа" дип эндәшә. Бәйрәм көннәрендә дә игътибарсыз калдырмый. Үз гомерен авыл халкының сәламәтлегенә багышлаган Ольга апа бүген 78 нче яшен ваклый. Язмамны аның үзенә дә тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы теләп тәмамлыйм.

Татьяна ЛЕОНТЬЕВА,
Кайбыч районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев