Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәттә Рождествоны үзенчәлекле итеп бәйрәм иттеләр (фоторепортаж)

Мамадыш районы Дүсмәт авылында Рождествоны быел үзенчәлекле бәйрәм иттеләр.

Иртән олысы-кечесе авылның Изге Николай чиркәвенә келәүгә җыелды. Бергәләшеп Алланы данлап, теләк әйттеләр. Дүсмәтнең асыл ир-аты Николай Павлов ярдәмендә төзелеп, 2009 елда ишекләрен ачкан чиркәүдә бүгенге көндә священник булмаса да, авыл халкы бәйрәмнәрдә, һәрбер атнакөннәрендә дә иман йортына җыела. Изге кенәгәләрне укып, авылга, илгә тынычлык, бәрәкәтлек, якыннарына саулык телиләр. Бүген дә Начтый түти Петрова белән Кәтери түти Зайцевалар изге язуларны укып, келәү иттеләр.

Келәүдән соң, җыелган халык мәдәният йортында Иисус Христосның тууы, могҗизалар кылып йөрүе һәм җазалап үтерелүе турында төшерелгән фильм карадылар. Аны авылга Мамадыш керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов алып кайткан. Бер сәгатькә якын барган фильмны күпләр күз яшьләре белән карады. "Башыннан ахырына кадәр күз яшьләрем чишмә булып акты" - диде Лиза түти. "Җәшләр Алланың барлыгына ышанмый. Алла бар ул! Бер ул! Бөек ул!" - дип сүзгә кушылды 81 яшен тутырган Санка түти.

Кинодан соң, авыл халкы Рождество Ёлкасында күңел ачты. Кара-каршы басып, борынгы көйләрне, җыруларны суздылар. "Чабата", "Чүпләмле" һәм "Ышкып бию"ләрне биеп, бәйрәмгә тагы да ямь өстәделәр. Авылның йөзек кашы булган "Җиңгәчәйләр" ансамбле һәм "Тәңкәләр" балалар ансамбле солистлары Ёлканың матур бизәкләре иде.

Халык киләсе очрашу 19 январь - Качману көнне булыр, дип, өйләренә таралышты.

Дүсмәт авылында, бүгеннән алып 14енә кадәр, Нардуган уеннары башланып китә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев