Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылы килене Раилә Федоровадан гөбәдия рецепты

Ул "Туганайларга" гөбәдия пешерү серләре турында сөйләде

Мамадыш районы Дүсмәт авылына килен булып төшкән Раилә Федорова керәшен җолаларын хөрмәтләп яши. Тәре алларын да кадерләп тора, авылның “Җиңгәчәйләр” халык ансамбленә дә яратып йөри. Ансамбльдә аны үз итеп “безнең Райка” дип тә йөртәләр. Раилә Федорова – повар, столоваяда эшли, күп еллар механизаторлар, терлекчеләрне тәмле ашлары белән сыйлый.

Раилә апа газета укучыларыбызга иң татлы һәм затлы ризык – гөбәдия пешерү серләре турында сөйләде. “Эше күп булса да, гөбәдия пешерүнең бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме — тәмле чыксын өчен бераз гына күңел җылысын да кушып җибәрергә генә кирәк. Шушы рецепт буенча эшләнгән гөбәдиянең камыры бик йомшак, ә эчлеге авызда эри торган тәмле була”, - ди ул.

Камыр өчен: ярты чокыр сөт, ярты чокыр эретелгән сыер мае, бер аш кашыгы шикәр, чеметеп кенә тоз, бер йомырка сарысы, бер чәй калагы кипкән чүпрә.

Эчлеге өчен: дөге, кипкән йөзем җимеше, сыер мае, бер йомырка, тура (кызарткан эремчек), шикәр комы.

Эш тәртибе.

Чүпрәне күпертеп салып, йомшак кына итеп камыр басасы. Камырны табага җәйгәч, катлам-катлам итеп эчлекләрен саласы. Башта юка гына итеп бүрттерелгән дөге, аннары тура, тагын дөге, өстенә шикәр комы сибәсе. Бүрттерелгән җимеш, дөге, шикәр комы, аннары бер йомырканы угычтан уып саласы. Өске катлам итеп, сыер маен ваклап турап салып, капкач камырны каплап, гөбәдияне ясап, ярты сәгатькә кабартырга куясы. Духовкага тыккач, бераз гына кызыра башлагач, өстенә йомшарган сыер мае белән онны уып сибәсе. Гөбәдия 30-35 минутта пешеп чыга.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев