Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дмитрово чишмәсе яңа сулыш алды

Зәй районында чишмәләрне торгызу эше бара

Зәй районы Поповка җирлегенә караган авылларда чишмәләр төзекләнә бара. Поповка авылы чишмәсе, Иске Зәйне әйләнеп узу  юлы өстендәге Изге чишмә төзекләндерелгән иде. Әлеге җирлеккә караган  Дмитрово  авылы чишмәсенә дә яңа сулыш өрелде. Ул ирле-хатынлы  Руслан белән  Регина Сөләймановлардан торган бер төркем игелекле кешеләр ярдәме белән төзекләндерелде. Игелекле эш идеясе   Руслан Сөләймановтан килә.  Шунысы игътибарга лаек, аның башлангычына күпләр  теләп кушылган.

- Бу авылда без ике дистә ел яшибез. Без килгәндә  чишмә бар иде. Авылда ут беткәндә, халык бирегә суга йөри.  Чишмәгә баскыч ясап, беседка куелган иде, тик андагы металл конструкцияләрне көпә-көндез урлап киттеләр, -  ди Разилә Рәхмәтуллина, ачынып.

Өстәвенә, узган үтә эссе җәйдә чишмә томалана. Шулай итеп биредә яшәүчеләр өчен су алу кыенлаша, бу урын көтүлеккә әйләнә.

- Без  социаль проектның төрле вариантларын һәм төрле шәһәрләрне карадык. Нәтиҗәдә чишмәне төзекләндерергә ният кылып,  бу уңайдан район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Безгә анда чишмәләрнең берничә вариантын әйттеләр. Шул рәвешле без Дмитрово авылы чишмәсен сайладык, – ди  Руслан Сөләйманов.
Инициатив төркемгә республиканың төрле районнарында яшәүчеләр керә, ә Руслан белән Регина - Зәй ягыннан булган бердәнбер кешеләр.

- Башта без чишмә суын алып, аны санитар-эпидемиологик хезмәтләргә анализга җибәрдек. Су эчәргә яраклы булып чыкты.Томаланган чишмәне ачып, чистартып,  аны төзекләндерү хәселенә керештек. Кешене сөендерү, аларга шатлык китерү зур эш икән, - ди Регина Сөләйманова.

Инициатив төркем зур эш алдыннан хәйриячелек эшенә акча туплый. Тулаем алганда, һәркем булышырга тырыша. Хәтта Австриядән акча җибәрүчеләр дә була. Проектка иң теләп кушылучылар булып Вероника Подвалова, Анастасия Баженова һәм  Марина Степанова тора. Акчадан тыш, бер игелекле кеше беседка бүләк итте, ди Регина. Шәһәрдәшебез  Марсель Миңнеханов та  бу проекттан  читтә калмыйча, чишмә төзекләндерүгә үз өлешен кертте. Ул берничә ел элек Поповка җирлеген җитәкләгән иде.

- Чишмә суы кешегә сихәтлек бирә, күңел күтәренкелеге өсти. Шимбә өмәләрендә авыл халкы чишмә тирәсен чүп-чардан чистартып, тәртиптә тотты. Аны төзекләндерүгә алынучылар турында ишеткәч, бу эшкә бик куандым, – ди элекке җирлек башлыгы.

Проектны төзү, чишмәгә кирәк-ярак алып кайту эшен  Руслан Сөләйманов, Тимур Рәхимов һәм Александр Кириченко башкара. Шулай итеп, узган ел  ноябрь аенда эшчеләр бригадасы оеша.  Анда Зәйдән  Александр Рязанов, Илфат Хәлиуллин, Виктор Самгиннар керә. Алар үз алларына  Яңа елга  чишмәне төзекләндерү эшен тәмамлау бурычын куя. Бар эш нияттә икән.  

Поповка җирлеге башлыгы Ислам Әмирханов  чишмә төзекләндерү башлангычына хуплап кушылып, эш барышын ныклы күзәтүдә тотты. Ул  чишмә төзекләндерүгә кушылучыларга бик рәхмәтле.  Шул рәвешле,  төзекләндерелгән әлеге чишмә агымдагы ел башында ачылды.

Кизләү олы юлдан 500 метр тирәсе  ераклыкта урнашкан. Төзекләндерелгән чишмә авыл халкын гына түгел, юлаучыларны да үзенә тартып тора. Чөнки биредә һәркемгә  туктап ял итү өчен уңайлыклар бар.

Булдырылганны киләчәк буыннарга саклыйсы иде...   

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев