Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әдилә Мөбәрәкова керәшеннәр буенча диссертация яклады

Фәнни хезмәттә Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында оештырылган экспедиция мәгълүматлары кулланылган

21 февральдә Казан дәүләт мәдәният институтында этномузыкология белгече Әдилә Мөбәрәкова "Балалар һәм яшүсмерләргә этносәнгать белем бирү процессында Кама ал ягы керәшеннәренең җыр традицияләрен торгызу" темасына диссертация эшен яклады. Диссертация Казан дәүләт мәдәният институтының профессоры, педагогика фәннәре кандидаты Алсу Еникеева җитәкчелегендә язылды.

Фәнни хезмәткә 2014 елда Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында оештырылган экспедиция мәгълүматлары тупланган. Экспедиция исемлегенә Казаклар Чаллысы, Иванай, Үри Чаллысы, Шомырбаш, Керәшен Казысы, Алан Полян, Олы Мәшләк, Янцевар, Кибәч, Кәвәл, Керәшен Сәрдәсе авыллары кергән. Экспедиция барышында 170тән артык җыр яздырып алынган. Шуларның 80не җыентык буларак чыккан, 15 җыр аерым балалар өчен җыентык буларак тупланган. Әдилә Мөбәрәкова сүзләренчә, әлеге районнарда керәшеннәрнең кунаклашу җырлары һәм туй җырлары күп. Башка жанрлар сирәк очрый ди ул. Мәсәлән, календарь йолалары жырларын алганда, бу районнарда бер жыр гына яздырып алынган.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев