Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыгарылыш класс укучылары имтихан тапшыра

Мәктәпне тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханы өчен кайбер фәннәргә өстенлек биргәннәр.

26 майда Россия мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) бирә башладылар. Аны 700 меңнән артык кеше тапшыра. Аларның күбесе – мәктәпне быел тәмамлаучылар. Чыгарылыш класс укучылары БДИ (ЕГЭ) өчен җәмгыять белемен сайлаганнар. Соңгы елларда бу традициягә әйләнеп бара икән.

Быел чыгарылыш класс укучыларының 46 проценты җәмгыять белеменнән имтихан тапшыра. Икенче урында – информатика. Югары уку йортларында IT-юнәлешенең дәрәҗәсе зур булуы күренеп тора: “айтишник” булырга хыялланучылардан БДИ тапшыручылар быел 20 процентка күбрәк. Әгәр дә алга таба да шулай дәвам итсә, тиздән информатика җәмгыять белемен кысрыклап, беренче урынга чыкмагае. БДИ өчен күпчелек укучы сайлаган предметлардан өченче урында – биология, дүртенчедә – тарих, ә бишенче урында – физика.

Россия белән беррәттән, быел 55 илнең Россия илчелеге территорияләрендә дә БДИ бирү пунктлары ачыла.

“Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев раславынча, БДИ өчен тиешле контроль материалларны әзерләүчеләр – үз фәннәре буенча иң яхшы экспертлар булган мәктәп укытучылары һәм вуз педагоглары .

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев