Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайдан Светлана Силантьеваның якты җыры

Чистай горурланырлык кешеләре белән бай.

Светлана Силантьева нәкъ шундыйлардан. Күптән түгел генә ул россиялеләрнең патриотик уй-кичерешләрен чагылдырган җыр иҗат итте. Моңа аны илебездә барган вакыйгалар этәрде.

Әлеге нәфис ханым беренче карашка гына шулай тоела. Әти-әнисеннән бирелгән максатчанлык һәм хезмәт сөю, шуңа өстәп Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талант аның тормышын күпьяклы һәм кызыклы иткән.

Әлеге Чистай кызы балачактан ук җырчы булырга хыяллана. Әмма хыялын тормышка ашыру өчен аңа озак юл үтәргә туры килә. Казанда, 1990 елда «Тасма» мәдәният йортында театр коллективының җитәкчесе булгач кына ул үзен иҗади шәхес итеп күрсәтү бәхетенә ирешә.

– Ул вакытта мин Алабуга мәдәният көллиятен тәмам­ладым, – дип искә ала Светлана. – 23 февральдә җырларга кирәк иде, мин ризалаштым. Тамашачылар арасында минем булачак ирем Дмитрий да бар иде. Гаилә корып җибәрдек, утыз икенче ел инде бергә яшибез. Менә дигән ике ул үстердек, алар безнең горурлыгыбыз.

Бүген Светлана Силантьеваны күпкырлы шәхес буларак яхшы беләләр. Аның кызыксыну даирәсе киң. Ул «Эксперимент» халык драма театры труппасында уйный, җырлар башкара, аларның күбесенең сүзләре һәм музыкасы авторы да үзе, соматипология белән шөгыльләнә, йөз гимнастикасыннан дәрес бирә.

2018 елда Светлана гаиләсе белән «Нечкәбил» република конкурсында катнашты һәм «Җитез Нечкәбил» титулына ия булды.

Күптән түгел Светлана патрио­тик темага җыр язды. Моңа аны Украинада барган хәлләр этәргән.

– Башта ук шуны ассызыклыйсым килә, бу җыр сугыш турында түгел, – ди Светлана. – Ул безнең халкыбыз, Россия, халкыбызның рухы турында. Илебезнең бар халкы да рухи яктан күтәрелгәндә генә без нацизмны җиңә алачакбыз.

Яңа җыр авторы җырны язу озакка сузылмавын сөйли. Светлана бу эштә аңа югары көчләр булышуы турында ышаныч белән әйтә. Ул бары тик аны « ак кәгазь битләренә генә төшергән».

– Мин хәрби операция зонасында булучы егетләр өчен чираттагы маск-костюмымны тектем, – дип сөйли Светлана. – Кисәк кенә ниндидер могҗиза белән күңелемә яңа җырның сүзләре агыла башлады. Миңа аларны тизрәк ак кәгазь битләренә төшерәсе генә калды. Аннары үзеннән-үзе әлеге сүзләрне көйләп йөри башладым. Шулай итеп үзеннән-үзе музыка туды!

Бүген Светлананың «Барлык ил белән!» («Всем миром!») дигән җырын махсус хәрби операциянең алгы сызыгында булучылар да, госпитальләрдә дә, өйләрдә дә, дуслары да тыңлый. Әлеге җырны җитәкчеләре безнең дошманга булышучы АКШ, Германия кебек илләрдә дә тыңлыйлар.

– Кайтавазлар бик күп, – ди Светлана. – Кешеләр рәхмәт хисләре белән социаль челтәрләрдә язалар, шалтыраталар, үзләренең тәэсирләре белән уртаклашалар, җырның күңелләрне күтәрүе хакында әйтәләр. Башта ул аудиофайл төрендә таралды, аннары аңа видео роликлар да өстәлде. Бу көннәрдә миңа теләктәшлек күрсәтүче һәркемгә рәхмәтлемен.

Чистай-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев