Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай шәһәреннән Елизавета Цыганова күргәзмәдә әнисенең фотосурәтен күргән

Чистай шәһәреннән Елизавета Цыганова яза

Чистай шәһәре музей тыюлыгы бинасында керәшен фотокүргәзмәсе ачылды.  Бу күргәзмәдә 1978-79 елларда төшерелгән фотосурәтләр урын алган. Аклы-каралы ул фотолар үзебезнең Чистай белән беррәттән, Питрәч, Зәй, Мамадыш, Алексеевск һәм башка районнарда, Чиләбе өлкәсендә, Башкортстан республикасындагы авылларда төшереп алынган. 

Күргәзмәгә мин үзем генә түгел, укучыларны да  алып бардым. Укучылар –  төрле милләт балалары. Алар минем керәшен икәнемне беләләр, чөнки без һәрдаим керәшен йолаларына багышланган чаралар үткәреп торабыз. Күргәзмәдә һич көтелмәгән хәлгә юлыктым: анда әниемнең һәм күрше Начтаттайның сурәтләре эленеп тора иде. Бу минем өчен истәлекле “очрашу” булды. Күршебез Начтаттай бик яшьли  – 45 яшендә үк бу дөньядан китеп барды. Ә күргәзмәдә мин  аның белән очрашкандай, сөйләшкәндәй булдым.

Бу күргәзмә – керәшен халкының этник культурасын, мәдәниятен, тарихын барлап  һәм саклап калуда бәяләп бетергесез зур хезмәт.  Аны танылган этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия Композиторлар берлеге члены, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка белеме кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров башкарган.   

Геннадий Михайловичка  этнографик экспедицияләре вакытында җыйган уникаль фотографияләрен  43ел буе  саклаганы һәм туган ягына күргәзмә буларак кайтарып безне сөендергәне өчен, без чистайлылар олы рәхмәтебезне белдерәбез. Рәхмәтләребезне, шулай ук, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага, Чистай керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең урынбасары Алексей Ефимовка да җиткерәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев