Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай районының Югары Кондрата авылында кунакта булдык - фото

15 сентябрь көнне Югары Кондрата авылына иҗади командировкага бардык

Сәфәребезне Республика керәшен оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе Иван Чуриннар гаиләсеннән башладык. Күптән түгел гаилә башлыгы 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Юбилярны керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән исполком председателе Людмила Белоусова котлады. Очрашуда шулай ук, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов та бар иде.

Озак еллар Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Иван Петрович Югары Кондрата авылы тоткасы. Биредә аның улы Петрның җирләре һәм фермасы бар. Үзе ул улына ныклы терәк. 

Шулай ук авыл урамнарыннан әйләндек. Югары Кондрата авылына 1600 елларда Кондрат дигән кеше нигез салган дигән мәгълүмат бар. Хәзерге көндә авылда берничә Кондратьевлар гаиләсе яши икән.


Һәрбер авылның үз үзенчәлеге була. Югары Кондрата авылы турында газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев